Ялкын
ҖӘЙГЕ БЕЛӘЗЕК
Кулымдагы җәйге беләзеккә ромашкалар кызыгып кала. Шуны кидем исә, кәеф күтәрелә дә куя! Моның сере ачык төсләрдәме икән, әллә...
Тукта, күлмәк, итәк теккәннән соң, артып калган тукыма кисәкләрен ташларга ашыкма, син. Алардан менә дигән аксессуар – җәйге беләзек ясарга була бит! Әле тагын кием төсенә дә туры килеп торса!
Кирәк: 3x3 зурлыгындагы тукыма кисәкләре, төсле төймәләр, бисер, мамык, ефәк тасмалар.
Эш барышы
Әзер! Ефәк тасмалардан бант ясап, беләзекне киеп куябыз да, ромашкаларны көнләштерергә урамга чыгып китәбез!

- Алдан әзерләп куелган тукыма кисәген түгәрәкләп энә-җеп белән йөртеп чыгабыз.
- Җепне тарттырабыз һәм түгәрәк эченә мамык кыстырып калдырабыз.
- Тузгакланып калган тукыма кырыйларын кайчы очы белән эчке якка кертеп бетерәбез.
- Җепне тарттырып җыйган урынны тагы бер кат тегеп, ныгытып чыгабыз.
- Беләзек өчен ясалган әлеге тукыма-шарчык тагы да матуррак булсын өчен, төсенә туры китереп сәйлән тегеп чыгабыз. Шушы эзлеклелектә нинди озынлыкта кирәк, шуның хәтле шарчыклар ясыйбыз.
- Фантазияне кулланырга вакыт җитте: шарчыкларны төрле төймәләр белән аралаштырып тоташтырабыз.
- Соңгы ике шарчыкка ефәк тасма тегәбез.
- Тегелгән урын күренеп тормасын өчен, ике яктан да ефәк тасмаларга төймәләр кертеп куябыз.
Әзер! Ефәк тасмалардан бант ясап, беләзекне киеп куябыз да, ромашкаларны көнләштерергә урамга чыгып китәбез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 января 2025 - 10:14
КӨРӘШ БУЕНЧА ТР БЕРЕНЧЕЛЕГЕНЕҢ ҖИҢҮЧЕЛӘРЕ БИЛГЕЛЕ
-
15 января 2025 - 11:12
ИЛЬЯ АВЕРБУХ КАТНАШЫНДА WINTER FEST ФЕСТИВАЛЕ «КАРА КҮЛ» ПАРКЫНДА УЗАЧАК
-
14 января 2025 - 16:33
ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ 5НЧЕ ЭТАБЫ КАЗАНДА УЗАЧАК
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
Нет комментариев