Логотип Идель
Ялкын

ҖӘЙГЕ ИСТӘЛЕКЛӘРЕБЕЗ

Җәйге истәлекләребез кабат искә төшә. Быелгы җәй аеручы кызык иде ләса! «Болгар Туган Тел» лагере турында еш ишетергә туры килде: узган ел анда булып кайткан дусларым аны мактап туймый иде. Билгеле, миңа да кызык булып китте. Ләкин ничек кенә эләгергә соң анда? Бәхетемә, май аенда укытучыбыз элеге лагерьнең нигезләмәләре белән таныштырды. Менә, дидем үз-үземә, Алия, бу уңайны качырмаска кирәк! Тырыштым, укытучымны да азаплап бетердем... Ә июньнең 10да исемлектә үз исем-фамилиямне күргәч, сөенечемнең иге-чиге булмады! Бер атна хәзерләндем. Үзем исә гел елмаеп йөрим...


17 июньдә Изге Болгар җиренә юл тоттык. Безне җылы кояш, табигать, борынгы таш кала кочак җәеп каршы алдылар. Бирегә Татарстан балалары гына түгел, ә төрле төбәктән килүчеләр дә җыелган. Барысы бергә 750гә якын кеше! Төркемебезнең әйдаманнары Раил абый һәм Гадилә апа белән танышкач, тагы да күңелле булды. Алар безгә бер генә минут та тик утырырга вакыт калдырмый иделәр. Күңелле чаралар, төрле мастер-классларга күмәкләшеп йөри-йөри, ике-өч көндә дуслашып беттек: безнең төркем иң дус, иң тату, иң күңелле һәм иң тәртиплесе иде. Хәер, башкаларга да үз төркемнәре шундый кебек тоелгандыр инде. Кыскасы, без шактый нык дуслаштык... Сөрәннәр, рәхәтләнеп биюләр, кызык уеннар белән көн артыннан көн үтте. Иртән КФУ укытучылары дәресләр уткәрсә, төштән сон кызыксынулар буенча түгәрәкләр үтә иде. Ә иң истәлеклесе – без Болгар җире, Ак мәчет буйлап сәяхәт иттек.


Вакыт тиз уза. Ияләшеп, дуслашып беттек дигәндә генә, смена азагы килеп җитте. Җәйнең эссе алты көне сизелмәде дә... Китәсе көнне, мөгаен, бар балаларның да күзләрендә яшь күренгәндер. Чөнки китәсе килми иде! Менә шулай! Сез дә кызыксындыгызмы, алайса киләсе ел Изге Болгар җирендә очрашыйк?!


Мин исә үз чиратымда әлеге чарага катнашы булган барча кешеләргә, укытучыма бик зур рәхмәтләремне җиткерәм. Шәп булды, эх!


Алия Гафурова,
Норлат районы, Фома урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев