Логотип Идель
Ялкын

«ISLAMIC CLOTHES FASHION»

Мөселман киносы фестивале, Мөселман яшьләре җыены... Татарстан Республикасы, аерым алганда, башкалабыз Казан мөселман яшьләре белән бәйле вакыйгаларны күп күрде. Тиздән Казан шундый вакыйгаларның тагын берсен колач җәеп кршы алачак.

2015 нче елның 2 нче декабрендә "Корстон" күңел ачу һәм сату-алу үзәгендә «ISLAMIC CLOTHES FASHION» дип исемләнгән Халыкара мөселман киемнәре фестивале узачак.

Оештыручылар әйтүенчә, әлеге чара җиденче тапкыр уздырыла. Быелгы фестивальдә Мәскәү, Ульяновск, Башкортостан, Оренбург, Татарстан һәм хәтта Иран модельерлары үзара көч сынашачак.

«ISLAMIC CLOTHES FASHION» 2015 чарасында тәкъдим ителәчәк киемнәр бары тик хатын-кызлар өчен эшләнгән. Киләсе елларда мөселман ир-атлары өчен дә махсус киемнәр булдырылыр дигән өмет бар. Бүгенге көндә мөселман модасы дөньясында шул өлкәдә эшли торган 4-5 ир кеше модельер бар  икән инде. Тик нәтиҗәләр киләсе елга гына булачак.

Фестиваль 19.00да башлана. Чарага керү - бушлай. Корстон үзәгенә килгән һәркем мөселман дизайнерларының эшләре белән таныша алачак. Моннан тыш "Сам себе стилист" дигән остаханәдә катнашу һәм "Шоу-рум" күргәзмәсендә булу мөмкинлеге дә биреләчәк. Күргәзмәгә эленгән эшләнмәләрне сатып алырга да мөмкин булачак. Кул эшләнмәләренең бәяләре 2000 сумнан башлана.stylish-islamic-clothing

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев