Логотип Идель
Ялкын

«ИСКИТКЕЧ ШОУ»

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты төгәлләнде. Ябылу тантанасының искиткеч шоуы тамашачылар күңелендә озакка уелып калачак!

Казандагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының ачылыш һәм ябылу тантаналарын тудыру өстендә Игорь Крутой һәм куючы-режиссер Алексей Сеченов компаниясе төркеме шөгыльләнә.

Ябылу тантанасы үз эченә берничә эпизодны алган иде, һәрберсен тематик видеоролик тәкъдим итә килде. Ябылу тантанасы кысаларындагы беренче видеосюжет – “Спасибо, волонтеры!” – алардан башка Чемпионатны үткәрү мөмкин булмаган ярдәмчеләргә - волонтерларга багышланган.  Шоуның әлеге эпизоды Татарстанның “Волга-Волга” вокал коллективы чыгышы белән үрелеп барды. Сәхнә диңгезчеләр биегән зур корабль палубасына әйләнде, ә финалда чын яңгыр яуды. Номерда 40 балет артисты катнашты.

Икенче видеороликның геройлары – йөзү буенча ярышлар спортчылары булдылар. Шоуның икенче эпизоды тамашачыларга мәхәббәт турындагы “Алые паруса” повестен хәтерләтте. Номерда балет артистлары һәм өч тапкыр Олимпия чемпионы Мария Киселева җитәкчелегендәге “Аквамагика” командасының синхрон йөзүче артистлары катнашты. Шоу эпизоды “Therr Maitz” группасының “Make It Last” җыры астында барды.

Өченче видеоролик суга сикерүчеләргә – ярышлары белән Чемпионатны ачкан спортчыларга багышланган иде. 10 көн эчендә медальләрнең 13 комплекты уйнатылды. Стадион салават күперенең төрле төсләренә янып алучы бик зур неонлы калейдоскопка охшап калды. Сәхнәнең үзәгендә – Quest Pistols Show вокалчыларына кушылып “Санта Лючия” җырлаучы  4 зур битлек. Номерда робот-манипуляторларның үзенчәлекле биюләре дә булды.

Дүртенче роликның геройлары исә синхрон йөзү буенча спортчылар булдылар. Бу спорт төренә игътибар аеруча да зур иде – беренче тапкыр Чемпионат программасына катнаш дуэт форматында ир-атлар чыгышлары да кертелде. Шоуның эпизоды безгә Иван Купала – Россиядәге иң танылган халык су бәйрәме турында искәртте. Янып торучы төрле төстәге тәкыялар кигән балет артистлары “Голос” телепроекты финалисты Тина Кузнецова башкарган “Ваня” җыры астында чыгыш ясадылар. Номерда 40 балет артисты, синхрон йөзү буенча артистлар һәм 6 пар цирк артистлары катнашты. Тамашачылар залы янып торучы мәк чәчәге кырына әверелде.

Шоуны ватерполочыларга багышланган видеоролик дәвам итте. Бу спортчылар җиңүгә  башкаларга караганда озаграк килделәр – 14 көн буе тамашачылар Чемпионатның бердәнбер уен спорт төрен күзәттеләр. Тамашачылар алдында сәхнәдә “On-The-Go” мәскәү группасы җырына бию башкарган пар күренде. Бию – мәңгелек мәхәббәт символы буларак тәкъдим ителде. Номер ахырында әлеге пар, су стихиясендә эреп, суга чумды. Номерда балет пары һәм ике робот-манипулятор катнашты. Тамашачылар утырган трибуналарда бер-берсенә омтылучы ике якты балык  рәвешендәге проекция кабынды.

Чемпионатның бердәнбер табигый спорт объекты – Казансу елгасында чыгыш ясаган спортчылар үзләре турында алтынчы видеороликта сөйләделәр. Ачык суда йөзүчеләр 5 көн дәвамында медальләрнең 7 комплекты өчен ярыштылар. Шоуның эпизоды дөнья океаны көченә һәм кешеләрнең батырлыкларына багышланган иде. Сәхнә гаять зур дулкынга әверелде, аны алты серфингчы яуларга тырышты. Номер “Guru Groove Foundation” группасы башкарган “Jump Into My Arms” композициясенә барды. Номерда 6 цирк артисты катнашты.

Җиденче видеороликта тамашачылар хай-дайвинг спортчыларын күрделәр. Әлеге дисциплина буенча ярышлар бары өч көн генә барды, әмма экстрималь биеклекләрдән алган хисләр спортчыларның да, тамашачыларның да хәтерендә озак сакланачак. “Каста” группасының “Корабельная песня” композициясе көч һәм үҗәтлеккә багышланган иде – шоуның чираттагы эпизоды нәкъ менә шул хакта. Шторм аркасында аерылган мәхәббәт пары ярсыган табигать көченә каршы барып, бер-берсен табарга омтылдылар. Номерның ахырында маяк яктылыгы геройга сөйгәненә илтүче юлны күрсәтте. Номерда 17 балет артисты катнашты. Мәхәббәт парын цирк артисты һәм биюче уйнадылар.

Соңгы ролик – “Спасибо, Казань!”- Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты йортына– Казан шәһәренә багышланган иде. Чемпионатны оештыруда өлешләре кергән җирле халык, шәһәр кунаклары, волонтерлар – барысы да бер-берсен һәм бөтен дөньядагы  телевизор караучыларны спорт бәйрәме тәмамлану белән котладылар. Сергей Лазаревның “7 сан” композициясенә балет артистлары аларның гомерлек каршылыкларын символлаштырган дәртле бию башкардылар. Номерда 16 балет артисты катнашты.

Чараның беркетмә өлеше ФИНА флагын күтәрүдән һәм ФИНА Гимнын яңгыратудан башланды.

Кичәне ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнехановның рәсми чыгышы дәвам итте: “Безнең илгә зур ышаныч күрсәткәннәре  өчен илебез җитәкчелегенә, Россия Президенты Владимир Путинга һәм РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий медведевка рәхмәт әйтергә телим. ФИНА гаиләсенә дә рәхмәт әйтергә телим. Без инде бу гаиләнең бер өлешенә әйләдек. Оештыру комитеты рәисе Виталий Муткога да рәхмәт әйтәсем килә, бу Чемпионатны без аның белән берничә ел дәвамында әзерләдек. Һәм, әлбәттә инде, федераль һәм республика дәрәҗәсендәге барлык структураларга, Казан муниципалитетына аерым рәхмәтләремне җиткерәм. Иң зур рәхмәт сүзләре сезгә, кадерле тамашачылар! Барыгызга да рәхмәт!”, - диде ул.

Алга таба сүзне су спорт төрләренең ФИНА Халыкара федерациясе президенты, доктор Хулио Маглионе алды: “Бик зур рәхмәт, Татарстан! Бик зур рәхмәт, Казан! Бик зур рәхмәт, Россия!”, - дид ул.

Ябылу тантанасының соңгы өлеше су спорт төрләренең ФИНА Халыкара Федерациясе флагын Венгриягә тапшыру белән истәлекле булды. Илнең презентация видеосын караганнан соң, Венгриянең Премьер Министры Виктор Орбан катнашучыларга мөрәҗәгать итеп: “Медальләрнең гомуми исәбе буенча, Россия 9 алтын медалҗь алды. Әмма, чынлыкта, алтын медальләр 10 булырга тиеш, чөнки Татастан Республикасы һәм Казан су спорт  төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатын оештырган өчен тагын бер медальгә хаклылар. Сез планканы бик югары күтәрдегез. Ярышлар Будапештта узган чакта аларны югары дәрәҗәдә уздыру өчен бездән торганның барын да эшләрбез. Чемпионатны Будапештта уздырганнан соң, флагны бүген безгә биргәндәге кебек, без дә аны чираттагы илгә шундый горурлык хисләре белән тапшыра алырбыз дип өмтләнәм. 2017 елда Будапештта очрашканга кадәр!”, -диде.

Тамашаны “JukeboxTrio” группасы чыгышы япты. Сәхнә һәм тамашачылар утырган трибуналар гаять зур шарлавыкка әверелде, ул фонтаннар шоуы белән үрелеп барды. Казандагы 2015 елгы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты әнә шул югары ноктада төгәлләнде.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

[gallery size="medium" ids="2381,2380,2382"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев