Логотип Идель
Ялкын

ТАВЫШ БИРӘМ СИҢА, КАНДИДАТЫМ ЖАК ФУРНЬЕ!

Беләсегез килсә, быел барлыгы 6 500 кандидат депутат урынына утырырга ниятли. Тавыш биргәндә, кемнең кем икәнен каян белеп бетерәсең инде??? Менә кем ничек, ә безнең редакциядә сайлау алды дебатлары уза. Башта үзәктән кандидатлар исемлеген белешәбез, аннары һәр кандидатның кем икәнен ачыклыйбыз, уртак әңгәмә, фикер алышу оештырабыз.

Барлык журналистларыбызның позициясен ачыклагач кына, сайлау үзәгенә юл тотабыз.


тавыш 1Беләсегез килсә, Римда Папа сайлау вакытында шундыйрак яшерен традиция булган: кандидатлар белән якыннан таныша алмаганга күрә, кардиналлар иң танылмаган кандидат өчен тавыш бирәләр дә, беренче тур сайлауларының нәтиҗәләренә карап, икенче турда иң көчле кандидатка тавыш биргәннәр. Шулай, беренче турдан соң күпчелек кемне яклап чыгуын ачыкларга җыенганнар, күрәсең. Система, бәлки, заманында эшләгәндер дә... ләкин 1334 елда уеннан уймак чыга. Бөтен кеше Жак Фурньега тавыш бирә... Жак – популяр кандидат түгел, әлбәттә, ләкин бер тавыштан җиңеп чыга. Икенче этапка кирәк тә калмый... Шулай Бенедикт XII идарә тарихы башланып китә. Менә шулай... Уеннан уймак чыкмасын өчен һәр адымыгызны уйлап кына атыгыз! Ә без сезне сайлау үзәкләрендә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев