«ИРТӘГӘ БАШЛАНАЧАК ХАЛЫКАРА ОЛИМПИАДАДА НИЧЕК ҖИҢӘРГӘ?»
Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиаданың интеллектуаль турына әзерләнергә ике кич калып бара. Читтән торып катнашучылар саны быел 12 589га җиткән икән. Шуларның 57се - чит илләрдән. Шуларның 500е иртәгә Казанга финал бәйгесенә җыелачак.
Димәк, олимпиадада катнашырга җөръят итүчеләр инде иртәгә үк Таҗикстан, Казахстан, Төркия, Үзбәкстан, Бельгия, Япония, Кыргызстан, Азәрбәйҗан, Франция, Австралия, Финляндия, Канададан килгән яшьтәшләре белән аралаша, таныша алачак.
Биремнәргә килгәндә, былтыргы гран-при иясе Айдар Шәйхи әйтүенчә, алар без күнеккән республика олимпиадасы биремнәреннән дә катлаулы түгел. Сораулар мәктәп программасына нигезләнеп төзелгән, дәреслекләрне актарып чыксагыз, шул җитәргә тиеш. Айдар сезгә төп игътибарны иҗади турга бирергә киңәш итә, анысына ныклап әзерләнегез. Иҗади тур быел Габдулла Тукайның 130 еллыгына һәм Муса Җәлилнең 110 еллыгына багышланган. Уңышлар барыгызга да, сездән җиңүләр көтеп калабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
-
17 сентября 2026 - 15:22
ИЛСУР ҺАДИУЛЛИН «ШАЯН ТВ» СТУДИЯСЕНДӘ КУНАКТА БУЛДЫ
Нет комментариев