Логотип Идель
Ялкын

ИРЕКЛЕ КҮЗӘНӘКЛӘР: ТИМУРЧЫЛАР ЯКИ ВОЛОНТЕРЛАР ТУРЫНДА

БЕЗ ҮТӘ ДӘ КЫЗЫКЛЫ, МАВЫКТЫРГЫЧ ЗАМАНДА ЯШИБЕЗ. ТИРӘ-ЯККА ТИРӘНТЕНРӘК КҮЗ САЛСАҢ, КҮПМЕ КЫЗЫКЛЫ, ЯҢА, БИЛГЕСЕЗ ӘЙБЕРЛӘРГӘ ТАП БУЛЫРГА МӨМКИНСЕҢ. ШУНДЫЙЛАРНЫҢ БЕРСЕН МИН ДӘ ОЧРАТТЫМ. НӘРСӘ ТУРЫНДА СҮЗ БАРА ДИСЕЗМЕ? «ИРЕКЛЕ» КҮЗӘНӘКЛӘР ТУРЫНДА. ЮК, ГАП-ГАДИ КЕШЕ ТУКЫМАЛАРЫНДА УРНАШКАН КҮЗӘНӘКЛӘР ТҮГЕЛ. ҺӘРВАКЫТ ХӘРКӘТТӘ, ГЕЛ АЛГА ОМТЫЛЫП ТОРУЧЫ КҮЗӘНӘКЛӘР ХАКЫНДА.

ирекле 1Кемнәр алар «ирекле» күзәнәкләр?


Алар – дөньяны яхшы якка үзгәртергә омтылучылар, яхшылык эшләргә тырышучылар. Алар аңлы, ирекле рәвештә һәм файда күрү максатын куймыча, башкаларга булыша.

 

«Ирекле» күзәнәкләргә нинди сыйфатлар хас?


Беренчедән, алар әйләнә-тирәдәге тормышка, кешеләргә битараф түгел.

Икенчедән, безнең тирә-як дөньябызны, азрак кына булса да, яхшыртырга, планетабызны саклауга үзеннән өлеш кертергә омтыла.

Өченчедән, алар үзендә көчле ихтыяр көче булдырырга, дуслаша белергә, үз теләге белән эш итеп, кешеләргә шатлык, бәхет, мәхәббәт алып килергә тиеш.

Дүртенчедән, алар бик актив, ярдәмчел, башкалар язмышы белән кызыксына, аларның башкаларга ярдәм итәсе, нәрсәгә булса да өйрәнәсе, сәяхәт итәсе килә.

Бәлкем, сездә дә шундый сыйфатлар җитәрлектер. Сез дә «ирекле» күзәнәк була аласыз бит.

 

«Иреклеләр» рәтендә булуның файдасы


ирекле 2Әгәр дә инде «ирекле» күзәнәк булсагыз, сез рәхмәт белән мактау ишетәчәксез, тәҗрибә алачаксыз. Авыр, катлаулы эш башкаруны ышанып тапшыралар, ә аны үтәгәннән соң, үз-үзеңә ышаныч арта. Һәм башка бии-иии-ик күп мөмкинлекләр. Бары тик теләк кенә белдерергә кирәк. Теләксез бернинди уңышларга да ирешә алмыйсың.
Ә сез инде кемнәр турында сүз барганын аңладыгызмы? Серне чишәр вакыт та килеп җиткәндер. Бу «ирекле» күзәнәкләр – волонтерлар. Әлбәттә, волонтер эшчәнлеге күпкырлы, шуңа да һәркем үз мөмкинлекләреннән һәм кызыксынуларыннан чыгып эш таба ала. Без яхшылыкларны галочка өчен генә түгел, ә кешеләргә, дөньяга ярдәм итәргә теләп эшлибез.

Ә БИТ КҮПЛӘРЕБЕЗ ҺӘРВАКЫТ КИБЕТТӘН ИПИ, ШИФАХАНӘДӘН ДАРУ АЛЫП КИЛЕРГӘ, ОЛЫЛАРГА ЮЛ БИРЕРГӘ, АВЫР СУМКАНЫ КҮТӘРЕРГӘ БУЛЫШЫРГА ӘЗЕР. БЕЗ СӨЕНЕРГӘ ТИЕШ, ЧӨНКИ МОНДЫЙ КЕШЕЛӘР БЕЗНЕҢ АРАДА БАР. Бу бары тик яхшыга гына, алар булса, дөньяда, илдә мәрхәмәт, ярдәмчәнлек, якты йөзләр күбәя генә. Бер кешегә булса да булышсаң, аны бәхетле итсәң, яшәргә күпкә җиңелрәк булыр иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев