Логотип Идель
Ялкын

ИННОПОЛИС - РОССИЯНЕҢ ЯҢА ШӘҺӘРЕ

Казан IT паркыннан кузгалабыз. Уңда Пётр I утырткан кораб наратлары, югары осланга дәшкән язулар, сулда бер йөзеп керергә өндәгән Идел дулкыны. Егерме минуттан наратлар тарала, кыр уртасыннан пыяла биналар, тигез асфальтлы урамнар калка, кешеләр инглизчә сөйләшә башлый. Рәхим итегез, бу Иннополис – Россиягә охшамаган Россия.Ә без бит чынлап та зур маладислар. Милләтебезне диюем. Гел беренчеләр. Советлар Союзы таркалуыннан соң Россиядә төзелгән тәүге метро - Казанда, 1980 Олимпиадасыннан соң уздырылган тәүге эре спорт чарасы – Универсиада – бездә, 2014 елның декабрендә Югары Ослан районында урнашкан Иннопòлис исемле авыл (син аны IT авыл дип беләсеңдер) шәһәр статусын ала һәм Россиянең 21 гасырда төзелгән тәүге шәһәренә әверелә. Шулай тыныч кына яшисең-яшисең, ә яныңда яңа шәһәрләр калкып чыга...



Инна һәм Полялар үзләрен яхшы хис иткән шәһәр


Иннополис 1

Иннопòлис өч ел элек төзелә башлый. Рәсми рәвештә капкалары бу елның 9 июнендә генә ачыла. Исемен аңлатып тормасам да буладыр – инновацияләр шәһәре («полис» грек телендә шәһәр дигәнен аңлата, мәсәлән, Неаполь – «яңа шәһәр», Севастополь- «бөек шәһәр», ләкин Чистополь «Чистое Поле» сүзеннән, аның полиска катнашы юк).


Әлегә Иннополиста нибары 200 кеше яши (мәктәбеңдә күбрәк укыйдыр), ләкин сентябрьдә, студентлар, яңа компанияләр килүе белән бөтен нәрсә үзгәрәчәк, шәһәр яши, яшьни башлар. Якын арада Иннополис 5000 кеше кабул итәргә әзер, ә киләчәктә шәһәрдә 150 мең кеше яшәр дип фаразлана. (Әлмәттә, Түбән Камада да 150 мең кеше яши).


Иннополис 2
Шәһәрнең мастер-планың Сингапур архитекторы Лиу Тай Кердан ясатканнар, биналарга акчаны, фантазияне җәлләмәгәннәр, шуңадыр Иннополиста үзеңне чит илдә кебек хис итәсең. Шәһәрдән ерак түгел генә Идел, Зөя елгалары, экологик яктан шактый шәп урын. Программистлар, билгеле, компьютерга текәлеп көннәр буе эшлиләр, компьютер зыянын киметергә дип, шәһәр уртасында зур спорт сарае, бассейн бар. Иннополисның максаты: миләр агышын туктатырга, программистларыбыз көнбатышның сервисына, экологиясенә, архитектурасына кызыгып китмәсеннәр өчен, шул ук көнбатышны биредә төзәргә.



Ә аннары Карнеги-Меллонга...


Иннополис 3

Иннополис әле авыл булып йөргән арада биредә иң беренче эш итеп авыл клубы түгел, ә Университет салдыралар. Аны ачуда бөтен дөньяга дан тоткан Carnegie-Mellon University катнаша, уку программаларын төзи, Иннополис укучыларын магистратурага кабул итә, укытучыларын бирегә җибәрә. Университетка быел IT өлкәләрдә укучы 3-4 курс студентларын, магистратурага керергә теләүчеләрне кабул итәләр. Барлык дәресләр инглиз телендә алып барыла, стажировкалар Америка, Голландиядә уза. Университет Россиянең иң яшь университеты булуына карамастан (аңа быел нибары 3 ел туа), «Рак авыруын IT технологияләр ярдәмендә өйрәнү» лабораториясе инде дәүләт грантын – 30 миллион сум акчаны җиңәргә өлгергән.


Һәм ахырдан тагын бер сюрприз: тиздән Казан янында тагын ике яңа шәһәр үсеп чыгачак - Смарт Сити һәм Зеленый Дол. Беренчесе Казанның бизнес-үзәге итеп төзелә, икенчесе авыл хуҗалыгын үстерүче, экологияне кайгырткан шәһәр-бакча булыр. Кыскасы, Казанда кемгә-кемгә, ә төзүчеләргә эш бетмәс.


Иннополис 4


Иннополиска килергә теләсәң, бел: шәһәр туристлар өчен дүшәмбедән-җомгага тикле, иртәнге 8дән кичке 10га тикле ачык. Казанның IT паркыннан Иннополиска автобуслар йөри, беренче рейс иртәнге 8дә. Кайтырга да шул автобус белән була.


Эльнар БАЙНАЗАРОВ

12.07.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев