Логотип Идель
Ялкын

«ИМИНЛЕК КОШЛАРЫ»

Яз бар җан иясен уятты. Юк, уятып кына калмады, бертуктамый хәрәкәтләнергә мәҗбүр итә. Кырларда, бакчаларда кызу эш өсте. Авылымда һәр гаилә үз йорт-җирен тәртипкә китерә. Һәркемгә эш җитәрлек. Көннәр җылыта, кояш та елмая башлагач, әтием күгәрчен ояларын ачып җибәрде. Шуны гына көтеп торган күгәрченнәр, канатларын җәеп, биек күккә күтәрелеп китте. Әйтерсең, бар һаваны кочалар, алар иректә, алар шат! Берничә сәгать күк йөзен иңләп очтылар да кире әйләнеп кайттылар. Юлны ничек онытмыйлар да нигә кабат әйләнеп кайталар икән алар?


Әйе, күгәрченнәр күптән кеше кулына ияләшкән. Безнең әти аларны кечкенә чагыннан ук яратып тәрбияли, чөнки бабам да әлеге кошлар белән мавыккан икән. Әлеге кошлардан бернинди матди керем алмаса да, әтиебез инде дүрт дистә елга якын күгәрчен асрый. Чыннан да, бу сихри кошлар кайсы яклары беләндер үзләренә тартып торалар, алардан күзне алып булмый. Күгәрчен оялары бездә икәү! Берсендә - биеккә күтәрелүчеләр, икенче ояда койрыкларын күпертеп җир өстендә акрын гына йөрүчеләр яши. Алар арасында ниндиләре генә юк: агы, карасы һәм өч төслеләр дә булгалый. Мин дә кошларны игътибар белән күзәтергә яратам. Аларны күргәч, һәммәсе: тирә-күрше, кайткан кунаклар, дусларым сокланып карап тора. Биек күккә менеп киткән кошларны күзәтү һәркемгә ләззәтлек бирә. Гәүдәләрен тез тотып, җиргә төшкән күгәрченнәр әйтеп бетерә алмаслык матур күренеш тудыра. Күгәрчен тотучы әтием моның өчен зур тырышлык куя. Әтиемнең күгәрчен яратуы акрынлап миңа да күчә сыман. Мин дә аларны кулымнан ашатырга өйрәтәм.


Күгәрчен борынгы заманнардан ук дөньяларга иминлек, тынычлык китерә торган кош булып саналган. Әле дә алар безнең арада булганда, бәла-казалар читтә йөрер, тормышыбыз имин булыр дип ышанабыз. Һәр елны саубуллашу кичәсендә чыгарылыш сыйныф укучылары безнең күгәрченнәрне күккә очыра. Әнә шулай мөстәкыйль тормышка юл тоткан егет-кызлар иреккә очкан кошлар кебек үзләренең дә киләчәкләре якты, тыныч, бәхетле булыр дип юрыйлар.кугэрчен

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев