Логотип Идель
Ялкын

ИЛШАТ РӘХИМОВ: «ЭМОЦИЯЛӘРДӘН КОЛЛЕКЦИЯ ТУПЛЫЙМ»  

Аның һәр нәрсәгә үз карашы. Һәм ул барысын да өлгерә кебек. Ничек кенә булмасын, әлеге Шәхес ниндидер зур планнар төзеп, якты киләчәкне көтеп утыручылардан түгел. Ул эшләп карый, эшли, тырыша. Киләчәкне ул үзе төзи. Илшатның холкы аның йолдызлыгына нинди дәрәҗәдә бәйле икәнен әйтеп булмый, ләкин аның үҗәтлеге сокландыра.

Илшат, кем Син?

- Мин – энергия туплаучы һәм таратучы, хис-тойгы, эмоцияләрдән коллекция туплыйм, яшәүче һәм яратучы.

- Музыка (курай, саксофон), “Удар татар” шаяннар һәм тапкырлар клубы, татар киносы, режиссура....Бу өлкәләрнең берсе белән генә шөгыльләнү нәтиҗәлерәк булмасмы?

- Кирәкмәгәне әкренләп кенә төшеп бара. Эшләгән эшләреңне артык анализлау ясау яхшы нәтиҗәгә китерми. Ошый икән – эшлә, ошамаса – вакытыңны юкка сарыф итмә, тормыш барысын да үз урынына куя. Кан кызу, энергия булганда – барысын да татып карарга кирәк.

- Илшат, Татарстанда, Казанда авылдан яисә кечкенә шәһәрдән килгән кеше өчен үзең теләгән өлкәдә эшләү өчен мөмкинлекләр тудырылганмы? Ни өчен ӘЙЕ? Ни өчен ЮК? Моның өчен нишләргә кирәк?

- Мин, мәсәлән, көтү көтеп үскән авыл малае дип әйтик. Миңа калса, менә шулайрак ул: балага кечкенәдән үк “максат кую, бер нәрсәгә карамый, борыныңны канатып булса да, шул максатка омтылу” үгет-нәсихәте бирәләр. Кешедә шул ук вакытта үзенчәлекле механизм эшләп китә. Бу механизмга исә, бернинди социаль да, материаль да проблемалар каршы тора алмый. 14 - 15 яшькә хәтле – илһамландырырга кирәк - аннары инде кешенең бары тик үзеннән генә тора. Теләсә космоска очсын, “әгәр бик теләсәң” дип җырлана бер моңлы халык җырында.

- Абсурд – нәрсә ул? Тормышта мондый күренеш белән еш очрашасыңмы?

- Безнең тормышыбыз – үзе бер зур абсурд дисәк тә ялгышмабыз, ни өчен дигәндә, менә мин хәзер синең белән сөйләшеп утырам, ә минем иртәгә вокал белән дирижированиедән имтихан һәм, гомумән, мине иртәгә тулай торактан куып чыгаралар.

- Юмор хисе булмаган кешеләр – ничегрәк ул? Ни өчен син үзеңне алардан аерылам дип уйлыйсың?

- Юмор хисе булмаган кешеләр белән аралашмыйм, аралашсам да әңгәмәбез 30-40 секундтан артмый, шуның өчен алар турында берни әйтә алмыйм. ә юк... әйтә алам: мин сезне җәллим. пы.сы.: икенче елга 1 апрельда өйләнәм (армиядан кайткач)

- Синең үз “тормышың фәлсәфәсе” бармы? Ниндирәк ул?

- Тормыш ул шундый фәлсәфи әйбер ки, ул берничек тә фәлсәфәсез була алмый. Минем тормыш фәлсәфәмә килгәндә, беренче чиратта - барлык әйбергә җиңел карау, чөнки клиник үлемнән кала котылгысыз ситуацияләр юк. Әле ул вакытта да чыгу юлы табалар. Икенчедән, бер урында тормаска, бер урында тору - ул яшәү түгел. Ходай биргән бер гомерне лаеклы итеп яшәмәү – акылсызлык, маңкортсызлык. 25 яшькә кадәр тик ят, 30-га кадәр барыбер көч табарга кирәк. Изү-сытуга карамастан, өскә үрмәләргә кирәк (кулларыңны арттан бәйләп, ике минутка тыныңны кысып басып кара – яшәү тәме шунда ук сизелә башлый! – И.Р.). Сәламәтлегең, акылың, кияргә киемең була торып, телевизор карап, түшәмгә төкереп ятканыңа караганчы, бу дөньяда урын алып тормыйча китүең хәерлерәктер. Шулай ук тормышны ярату, һәр мизгелдә бәхетле булу. Бәхетне көтеп утыру берничек тә дөрес түгел. Мәсәлән, күбегезнең шулай булганы бардыр: туган көн бәйрәмен бер ай, атна, көн көтәсез. Бәйрәм көне килеп җиткәч нәрсә? Бер нәрсә дә юк. Шулмы инде бәйрәм дип уйлыйсыз. ХӘЗЕР яшәгән мизгелнең кадерен белгәндә генә бәхетле була ала кеше. Хәзерге вакытта сез журнал укыйсыз, ә сез ул журналны укый алганга шатландыгызмы? Күзләрегез күрә - нинди бәхет бит ул! Хәзерге мизгелдә сез журнал укыйсыз, ә журналны укый алганга шатландыгызмы? Менә “Ялкын” журналын яздырып алгансыз. Сөендегезме? Әле елмаеп та утырасыздыр...Монысы тагын да зуррак бәхет.

- Нәрсәне син беркайчан да эшләмәc идең?

- Хатын-кызга, Роберт Исламовка кул күтәрмәс идем, яхшылыкка начарлык белән җавап бирмәс идем, кирпечне баш белән ватмас идем, сөт, кыяр һәм балыкны кушып ашамас идем, кояшка лупа аша карамас идем, тик ятмас идем, сугышмас идем. Эшләмәс нәрсәләр күп ул. Ләкин “беркайчан да БЕРКАЙЧАН дип әйтмә” фразасы боларны бәреп ташлый.

- Кыз бала – китапмы? Хәзерге вакытта син укыган китап кызыкмы?

- Кыз баланы җанлы предметлар рәтенә кертергә тырышам J. Метафорага килгәндә - кыз бала (минем мисалда) - Сальвадор Дали, Пабло Пикассо, Малевич - өчесе бергә утырып ясаган бер рәсем.

- Тормышыңда музыка нинди роль уйный?

- Тормышымда музыка - музыка ролен уйный, ә тормышта музыка роле - ин төп рольләрнең берсе.

- Бүгенге яшьләрдә сине нәрсә борчый? Нәрсәне үзгәртергә теләр идең?

- Мондый сорауларга мин җавап бирергә яратмыйм, чөнки тормышымдагы төп девизларымның берсе – кеше үз-үзен үзгәртергә теләмәсә - аны бернишләтеп тә булмый, яки "дөньяны үзгәртәсең килсә - үзеңнән башла". Моны депутатлар уйласын. Ә мин бәхетле.

- Күбрәк сөйләргәме, әллә тыңларга яратасыңмы?

- Тынларга, һичшиксез. мин хәзер генә күп сөйләшәм...:)

- Ниятләгән эшләреңне ахырына җиткерү өчен нишләргә кирәк?Синең уңыш формулаң...

- Һәрбер кешенең уңыш формуласы аның яшәү тәҗрибәсе белән килә. Мин, мәсәлән, хәзер үземнең уңышка ирешү формулам белән бүлешәм икән, һәм дә аны бүтән кеше кулланса, аңа да килешә дигән сүз түгел шул.

- Әйтер сүзең әйтеп кал –

- Татарлыкта Татар угълы Татармын, Татар түгел димә - башыңны ватармын.

- Елмай, сина Ялкын журналы карап тора.))
КЫСКАЧА БЕЛЕШМӘ

АНЫҢ ТУРЫНДА

Ул: Рәхимов Илшат

Туган көне: 18 апрель

Кайдан: Балтач районыннан

Укуы: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать һәм

Татар дәүләт гуманитар педагогика университетларында

Уңышлары: Фортепиано һәм курай буенча халыкара фестиваль-конкурс лауреаты, “Мисктер ТГГПУ” (2007), “Ел әйдаманы” (2007), РФ Президенты стипендиясе лауреаты, II Казан “Җисем” кинофестивалендә “Хөкем” фильмы – гран-при иясе, “Иң яхшы нәфис кыска метражлы фильм” номинациясе җиңүчесе ("Большое Чудо Маленькими Руками")  (2009), “Хөкем”, “Сейчас Весна” фильмнары V “Алтын мөнбәр” кинофестивале кысаларында “Начало” фестивале лауреатлары, “Удар Татар” шаяннар һәм тапкырлар клубы әгъзасы: ТР Студентлар лигасы чемпионы (2008), Татар лигасы чемпионы (Яр Чаллы, 2008), ТР ШТК Кубок ияләре, “Кәеф” инструменталь ансамблен оештыручыларның берсе, “Сәләт” аланнары әйдаманы, укытучысы...

Алсу Ситдыйкова

14.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев