Ялкын
«ИЛЕБЕЗ ЯШЬ ЖУРНАЛИСТЛАР ЭЗЛИ!»
Владимир Мезенцев исемендәге журналистика мәктәбе, Россиянең Журналистлар Берлеге һәм МГУ, МГИМОның журналистика факультетлары «Юные журналисты России» дип исемләнгән махсус бәйге уздыра!
Бәйгедә 20 яшькәчә булган үзен журналист дип уйлаган (яки киләчәктә зур журналист итеп күз алдына китергән) һәркем катнаша ала!
Бәйгегә җибәрелгән барлык эшләр дә берничә яшь категориясендә каралачак:
- 12 яшькәчә катнашучылардан эссе, яңалыклар, зарисовкалар, портрет очерклары, интервью кабул итеп алына.
- 13–16 яшь – вакыйга репортажлары, аналитик репортажлар, мәкаләләр, кино-, әдәби әсәр һәм театраль әсәрләргә рецензияләр, портрет, юл һәм проблемаларны сурәтли торган очерклар, автор колонкалары кабул ителә.
- 17 – 20 яшь – вакыйга, аналитик һәм тематик репортажлар, интервью, кино-, әдәби әсәр һәм театраль әсәрләргә рецензияләр, аналитик мәкаләләр, журналист эзләнүләре, портрет, юл һәм проблемаларны сурәтли торган очерклар, фельетон, памфлет, автор колонкалары кабул ителә.
Материалларны 2016 нчы елның 31 нче октябренә кадәр җибәрергә мөмкин.
Бәйге җиңүчеләренә зур бүләкләр биреләчәк! Сер итеп кенә әйтәбез: җиңүчеләрне Россиянең иң зур массакүләм мәгълүмат чараларында стажировка узу һәм журналистика мәктәбендә бушлай уку көтә!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 мая 2024 - 11:51
«АЛМАЧУАР» БАЛАЛАР ҺӘМ ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕНДӘ ЯЗЫЛГАН ПЬЕСАЛАР БӘЙГЕСЕ СТАРТ АЛА
-
7 мая 2024 - 12:38
«БАТЫР ЕГЕТЛӘР» БАТЫР КАЛДЫ!
-
6 мая 2024 - 15:39
ТИНЧУРИН ТЕАТРЫНДА ҖӘЙГЕ ЭКСКУРСИЯЛӘР СТАРТ АЛАЧАК
-
4 мая 2024 - 13:35
«КАДРОВЫЙ РЕЗЕРВ» – ҮЗЕҢНЕ КҮРСӘТҮ ӨЧЕН МЕНӘ ДИГӘН ЫСУЛ!
Нет комментариев