Логотип Идель
Ялкын

«ҖИДЕНЧЕ КӨН»

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының җиденче көне вакыйгаларга бай һәм кызыклы булырга вәгъдә итә. Бүген өч спорт төрендә 4 медаль комплекты уйнатылачак: суга сикерүләр, ачык суда йөзү һәм синхрон йөзү. Киеренке ярышлар Су спорт төрләре сараенда, Казансу елгасында һәм "Казан Арена" бассейнында барачак.

Ярыш көне 9.30 сәгатьтә Су спорт төрләре сараенда старт ала. Ир-атлар арасында 3 метрлы трамплиннан сикерү ярышларын иртән үк карый башларга мөмкин, дөрес, болары әле беренчел раунд бәйгесе генә. Көндезге 15.00 сәгатьтә инде ярымфинал булачак. Бу спорт корылмасындагы иң мавыктыргыч ярышлар исә 19.30 сәгатьтә башлана, 10 метрлы каланчадан сикереп, пьедесталда урын алу өчен бөтен дөньяның иң яхшы спортчы кызлары көч сынашачак.

Пьедесталны яуларга иң төп дәгъва кылучылар арасында — Лондондагы Олимпия уеннарында бронза, 2015 елгы Дөнья чемпионатында исә көмеш медаль яулаган Канада вәкилләре Меган Бенфейто белән Розелин Филион, 10 метрлы каланчадан синхрон суга сикерүләрдә өченче урын алган Төньяк Корея спортчылары Ким Ун Хян белән Сон Ням Хян.

"Дөнья чемпионатында катнашу теләсә кайсы команда өчен дә карьерадагы бик зур адым дип саныйбыз. Без Корея командасы өчен шат кына, алар Олимпия уеннарына бару хокукын яулады. Бездә көндәшлек бик зур — һәрвакыт әзер булып торырга кирәк", — дип белдерде журналистларга канадалы Розелин Филион.

Казансу елгасында 5 километр ераклыкка командалы ярышларының финал өлеше көн уртасында булачак. Франция, Греция, АКШ, Нидерланд һәм Венгрия спортчыларының беренче өчлеккә керү өчен бөтен мөмкинлекләре дә бар. Тамашачылар һәм җанатарлар ачык суда 10 километр ераклыкка йөзү буенча Дөнья чемпионы исемен яулаган француз Аурель Мюллерның чыгышын күзәтер, мөгаен. Аның төп көндәше — Нидерланд йөзүчесе Шарон Ван Раувендал телгә алынган узышта икенче килгән иде, команда ярышларында ул да катнаша. Шуңа да карамастан, кызлар үзләрен көндәш дип санамый, үзара җылы мөнәсәбәтләрнең нигезендә аларның Франциядә бер үк тренерда шөгыльләнүе ята.

"Мин бик бәхетлемен, максатым беренче унлыкка эләгү иде бит, ә нәтиҗәдә өчлеккә дә кердем. Шулай ук Аурэль өчен дә шатмын, Франциядә без бер үк тренер белән эшләгән идек. Киләчәктә бергә шөгыльләнәчәкбезме? Әлбәттә, шулай. Ләкин безнең өйрәнүләр гел бергә генә түгел, кайчакта төрлебезгә төрле сыйфатларны: беребезгә — чыдамлыкны, икенчебезгә – тизлекне үстерергә туры килә", — дип сөйләде журналистларга Шарон Ван Раувендал.

АКШ йөзүчесе Джордан Вильмовски белән дә кызыксыналар, чөнки ул шушы көннәрдә ачык суда 10 километр ераклыкка йөзү буенча Дөнья чемпионы булган иде, ә Вильмовски үз урыныннан чигенергә җыенмый.

"Ачык суда йөзү ярышларында америкалыларның уңыш сере нәрсәдән гыйбарәтме? Беләсезме, командабыз бик шәп һәм анда миңа да урын табылганга бик бәхетлемен. АКШта яхшы йөзүчеләр күп һәм бу спорт төре безнең илдә популярлаша бара. Минемчә, без көннән-көн көчлерәк була барырбыз", — дип белдерде АКШ спортчысы.

Аның төп көндәшләре — 10 километрга узышта икенче һәм өченче урыннарны алган голландияле Ферри Вертман һәм грек Спиридон Янниотис булачак.

"Медаль алучылар арасында мин иң өлкәне – кайберсе улым булырлык яшьтә. Шул ук вакытта мин алар белән бертигез дәрәҗәдә ярыша алам әле, моңа ничек сөенмисең инде. Беләсездер, илебезнең хәле соңгы арада әллә ни шәптән түгел. Әмма мин, спортчы буларак, Грецияне халыкара аренада лаеклы дәрәҗәдә күрсәтергә тиешлегемә бар игътибарымны юнәлтергә тырышам", — дип белдерде Спиридон Янниотис.

Венгриядән Олимпия чемпионы Ева Риштовтан да яхшы нәтиҗә көтәргә мөмкин. Ачык суда 5 километрга йөзү бәйгесенең финал өлешенә килгән тамашачыларга шуңа күрә фаворитны билгеләү җиңел булмас, спортчыларның барысы да бик-бик лаеклылар.

"Казан Арена" бассейнында бу көнне 2 комплект медаль уйнатылачак. 17.30 сәгатьтә синхрон йөзүдә  хатын-кызлар дуэтлары ирекле программа белән чыгыш ясый. Бу финалның иң мәшһүр дуэтлары — россияле Наталья Ищенко белән Светлана Ромашина, испаннар Она Карбонель белән Паула Кламбург, Кытайдан Сун Веньян белән Хуан Сюэчэнь.

"Һәр старт бик җитди нәрсә ул, без хәтта күрсәтмә ярышларга да зур җаваплылык тоеп киләбез, чөнки көндәшләребез йоклап ятмый. Без инде үзебезне хәзер үк тулысынча ачып күрсәтергә тиеш", — диде өч тапкыр Олимпия чемпионы, 18 тапкыр Дөнья чемпионы Наталья Ищенко.

Бераз вакыттан соң тамашачылар катнаш дуэтларның ирекле программадагы финал чыгышын карап ләззәтләнә алачак. Сүз уңаеннан, ДЧ-2015 бу төр ярыш өчен дебют урыны булды. Шунлыктан бүген кич без бик киеренке бәйгегә шаһит була алабыз. Мөгаен, беренче өчлеккә керү өчен АКШтан Мэй Билл белән Кристина Лум-Андервуд, россиялеләр Александр Мальцев белән Дарина Вәлитова, итальяннар Манила Фламини белән Джорджио Минисини дәгъва кылачактыр.

"Ир-атлар синхрон йөзү бәйгеләрендә катнаша башласын өчен бик күп вакыт кирәк булып чыкты, минем өчен мондый спортчылар белән ярышу зур дәрәҗә!" — дип белдерде 2015 елгы Дөнья чемпионатында катнаш дуэтларның техник программа ярышында Кристина Джонс белән алтын медаль алган Мэй Билл.

Су спорт төрләре сараена якын гына урнашкан Су полосы өчен аренада бу ярыш көнендә 9.30 сәгатьтән 23.35 сәгатькә кадәр беренчел раунд ярышлары барачак.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев