Ялкын
"ИДЕЛЕМ АКЧАРЛАГЫ" ОЧЫШКА ӘЗЕР"
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Идел» яшьләр үзәге 2000 елның 1 сентябреннән татар телендә иҗат итүче яшь язучылар, шагыйрьләр, драматурглар өчен тәүге тапкыр «Иделем акчарлагы» бәйгесен оештырып җибәрә. Ул традицион рәвештә ел саен уздырылып килә.
Быел конкурсның йомгаклау этабы 13-16 ноябрь көннәрендә үтәчәк.
Конкурсның максаты: каләм тибрәтүчеләр арасында сәләтле яшьләрне ачыклау, берләштерү, иҗади активлаштыру, яшь язучыларның иҗади мөмкинлекләрен чынга ашыру, үстерүгә шартлар булдыру.
Бәйгедә Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясенең башка төбәкләрендә яшәүче яшь каләм ияләре катнаша ала. Катнашучыларның яше 14тән алып З0га кадәр.
Бәйге өч этаптан тора:
I этап - әдәби әсәрләрне кабул итү.
II этап - сайлап алу туры. Жюри тарафыннан әдәби әсәрләрне тикшерү, бәяләү.
III этап - йомгаклау өлеше. Алдан төзелгән программа нигезендә, әсәрләре жюри тарафыннан уңай бәяләнгән, сайлап алу турын үткән конкурсантлар катнашында өч көнлек иҗат мәктәбе оештырыла.
Бәйге түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:
* поэзия;
* проза;
* драматургия;
* балалар әдәбияты;
* детектив
Жюри әгъзалары арасында танылган язучылар: Ләбиб Лерон, Марат Закиров, Илсөяр Иксанова, Газинур Морат, Әлфәт Закирҗанов.
Бәйгенең нәтиҗәләре буенча, иң яхшы әсәрләр «Иделем акчарлагы» әдәби җыентыгында урын алачак.
Бәйгенең йомгаклау этабын ачу тантанасы 13 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтә Мәдәният министрлыгы Актлар залында, ә җиңүчеләрне бүләкләү кичәсе 15 ноябрь 16.00 сәгатьттә Габдулла Тукайның әдәби музеенда уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2025 - 12:36
СПЕКТАКЛЬ-ФЭНТЕЗИ «МИРАС»: КАЗАН ЦИРКЫ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАТАР МӘДӘНИЯТЕ ТУРЫНДА ТАМАША ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
10 июня 2025 - 16:54
«КАРАКҮЗ» 2025: ЭТНО-МОДЕРН ФЕСТИВАЛЕ ПРОГРАММАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
8 июня 2025 - 15:15
КАЗАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН ЭКСТРЕМИЗМ ҺӘМ ТЕРРОРЧЫЛЫКНЫ ПРОФИЛАКТИКАЛАУ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ ҮТКӘРЕЛДЕ
-
5 июня 2025 - 12:04
«ШӘЛПЕРӘЙМӘС ЕГЕТЛӘР» ҺӘМ «САБАЛЕТА» КОМАНДАЛАРЫ «ӘЙДӘ, ШАЯРТ!» ТАТАР КВН ЛИГАСЫНЫҢ ЧИРЕКФИНАЛЫНДА ҖИҢДЕ
Нет комментариев