Логотип Идель
Ялкын

ИҢ ПОПУЛЯР 10 ҺӨНӘР: НИ ЭШЛИСЕ, КАЙДА УКЫЙСЫ, ХЕЗМӘТ ХАКЫ

 

Һөнәр сайлау – кеше тормышындагы иң авыр һәм җаваплы адымнардан. Дөрес сайланган һөнәр – тормышта үз урыныңны табу, дигән сүз. Әмма кемдер үзенә нинди юнәлеш ошаганын сайлый алмый, кемдер билгеле бер һөнәр ияләренең ни белән шөгыльләнүе турында бөтенләй дә белми. Күпләр, киңәш сорап, әти-әниләренә, дуслары, туганнарына мөрәҗәгать итә. Әмма башка кеше киңәшләре дөрес булмаска да мөмкин, чөнки һәркем дөньяга үз күзлегеннән карый. Нәтиҗәдә, теге яки бу һөнәрне сайлаганнан соң, кеше  кайчак аның үзенә бөтенләй туры килмәвен аңлый.






Киләчәктә хезмәтеңне дөрес сайлар өчен төрле һөнәр ияләренең ничек һәм нәрсәләр эшләвен белергә кирәк. Һөнәрнең рухи һәм матди үсеш өчен нинди мөмкинлекләр бирүенә дә игътибар итми ярамый, бу бит синең алдагы тормышыңның нинди булачагын билгели. Абруй дигән төшенчә дә бик мөһим бүгенге көндә. Үз шәхси сыйфатларыңны, мөмкинлекләреңне (темперамент, характер, сәламәтлек, гыйлем һ.б.) исәпкә алу да соңгы урында булмасын. Син сайлаган һөнәр бик кызыклы да, абруйлы да булырга мөмкин, әмма әле уку йортын сайлаганчы ук, бүгенге көндә син шул белгечлек буенча кайда эшли алачагыңны да күзалларга кирәк.



 Кайсын сайласам оттырмам?!


хезмәт хакы 1Ел саен хезмәт базары белгечләре иң абруйлы һөнәрләр исемлеген игълан итә. Иң яхшы эш нинди соң ул? Исемлеккә без дә күз салыйк. (Россия базары тәкъдим иткән исемлек һәм саннар – моны игътибардан ычкындырмавыгыз сорала.)



Адвокат


Инде 15 ел дәвамында әлеге һөнәр ирләр арасында да, хатын-кызлар арасында да популярлыгын югалтмый. Юридик факультетка укырга керү бик авыр, чөнки юрист булырга теләүчеләр саны вузлардагы урыннарга караганда күпкә зуррак. Аның каравы, адвокат дипломына ия булучылар зур хезмәт хакы алып, абруйлы фирмада эшләячәгенә ышана ала. Хезмәт хакы – якынча 30 000-150 000 сум.





IT
-белгеч


Алия АРСЛАНОВА, Буа: Иң абруйлы һөнәр дип IT-технологияләр өлкәсендәге белгечлекләрне саныйм. Дөнья бер урында тормый, ул үсештә, аның белән бергә технологияләр дә үзгәрә. Һәр ел саен төрледән-төрле яңа гаджетлар барлыкка килә, без үзебезне алардан башка күз алдына да китерә алмый башладык инде. Мин бизнес-информатика бүлегендә укыйм, шушы юнәлештә эшлисем дә килә. Бу – абруйлы, акчалы һәм, иң мөһиме, кызыклы эш. Яңа чикләр ачарга, үзенчәлекле, беркемнекенә дә охшамаган яңалыклар булдырырга мөмкинлек бирә.

Ленар ШИҺАБИЕВ, Апас: Компьютер серләрен бик теләп өйрәнәм, киләчәктә һөнәремне шуның белән бәйлисем килә. Мисал өчен, программист булып урнашып була, яки компьютерлар ремонтларга мөмкин. Замана техникасы белән кеше югалмый, мөмкинчелекләр зур.

хезмәт хакы 2Информацион технологияләр белән эшләү абруйлы да, кирәкле дә, бүгенге көндә бик модадагы да хезмәт. 2014 елның «Иң күп хезмәт хакы алучы һөнәрләр» исемлегендә программистлар статусы буенча да, эш хакы буенча адвокатлар белән бер дәрәҗәдә йөри. Тагын бер ягы: әлеге өлкәдә хезмәт куючы осталар бер урында гына утырмыйча, берничә оешмада эшләргә дә өлгерә. Димәк, программист булсагыз, югалып калмыйсыз һәм ач утырмыйсыз дигән сүз. Хезмәт хакы – якынча 60 000-300 000 сум.




Менеджер


Айсылу ГАЙНЕТДИНОВА, Чувашия республикасы, Урмай авылы: Тәрҗемәче, туристик агентлыкларда эшләүче, гид һөнәрләрен абруйлы дип саныйм. Үземнең инглиз теле укытучысы буласым килә. Телисең икән – мәктәптә, телисең икән – турфирмаларда да эшләп була. Репетитор да булып була әле.

хезмәт хакы 3Әлеге сүзне бүген күптөрле мәгънәдә аңлап һәм аңлатып була. Менеджер вазыйфасы хәзер берничә хезмәткәрдән торган кечкенә генә компанияләрдә дә бар. Хәзер бу сүзне урынлы да, урынсыз да кулланалар. Менеджерның беренчел мәгънәсе – башкаларның эшчәнлеге белән идарә итү. Клиентлар белән эшләү, хезмәт һәм товар тәкъдим итү, реклама үсеше белән шөгыльләнү – менеджерның төп вазыйфалары әнә шулар. Менеджерлар арасында иерархия дә бар: түбән буын менеджерлары – болар, нигездә, кибет бүлекләренең җитәкчеләре, сату эше белән турыдан-туры идарә итүчеләр, кафедра җитәкчеләре. Урта буын менеджерлар – сату-алу, товар белән эш итүче түбән буын менеджерлары белән идарә итүчеләр, ягъни цех, филиал җитәкчеләре, уку йортларында деканнар һ.б. Югары буын менеджерларына генераль директорлар, сәүдә үзәге җитәкчеләре һ.б. Шундый төр зур коллектив һәм тармаклы эшчәнлек белән җитәкчелек имтүчеләр керә. Әлбәттә инде, хезмәт хакы иерархиягә карап билгеләнә. Чит илләрдә түбән буын менеджерыннан башлап югары буынга юл узу зур ихтирам уята, кызганычка каршы, бездә менеджерлык иерархиясе һәрчак гадел генә төзелә дип әйтеп булмый. Хезмәт хакы – якынча 25 000-250 000 сум.




хезмәт хакы 4Модельер


Әлеге һөнәргә вакансияләр күп түгел. Бәлки бу Россиягә миллонлаган мода белгече кирәкмәвенә бәйледер. Шулай да бу һөнәр – иң абруйлылардан санала, чөнки иҗади эшләргә һәм мода яңалыкларыннан хәбәрдар булырга мөмкинлек бирә. Хезмәт хакы – якынча 20 000-65 000 сум.




хезмәт хакы 5Хисапчы


Тәҗрибәле хисапчы беркайчан да эшсез утырмый. Әлеге һөнәр ияләренә шулай ук югары оклад гарантияләнә. Хезмәт хакы – якынча 40 000-200 000 сум.




Һөнәр сайлаганда, үзеңнең 5-6 елдан кайда булырга теләячәгеңне уйларга кирәк. Димәк, алга карап, аек акыл белән эш итәргә. Ә без яшәгән заман – нәкъ менә акыл белән, киләчәккә карап эш итүчеләр заманы.






хезмәт хакы 6Банк хезмәткәре


2014 елның «Иң күп хезмәт хакы алучы һөнәрләре» исемлегендә бу белгечлек өстәрәк – 4нче урында. Гадәттә тәҗрибәле банк хезмәткәрләренә ихтыяҗ зур. Менә дигән эш шартлары, югары хезмәт хакы, карьера үсеше һәм һәрвакыт ихтыяҗ булу – әлеге һөнәрнең төп сыйфатлары. Хезмәт хакы – якынча 60 000 тирәсе. Карьера баскычы буенча күтәрелгән саен үсә, әлбәттә.




хезмәт хакы 7Маркетолог


Товар, хезмәт тәкъдим итү, базар ихтыяҗларын өйрәнү белән шөгыльләнүче белгеч. Әлеге һөнәр дә абруйлылар рәтендә, чөнки маркетолог – җәмгытьтәге бер генә күңелле кичәне дә калдырмый. Хезмәт хакы – якынча 20 000-120 000 сум.




хезмәт хакы 8Психолог


Әлеге һөнәр кызыклы кешеләр белән аралашырга, төрле семинарларда, күчмә утырышларда катнашырга мөмкинлек бирә. Югары хезмәт хакыннан тыш, психологлар кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тирән аңлый, кешеләрнең характерын, табигатен, үз-үзен тотышын, кеше гамәлләренә нинди факторлар тәэсир итүен җентекләп өйрәнә. Хезмәт хакы – якынча 32 000-120 000 сум.




Табиб


Зөһрә ШАКИРОВА, Казан: Зур үскәч, минем балалар табибы буласым килә. Чөнки миңа әлеге һөнәр бик ошый. Барлык балаларның сау-сәламәт булуын телим.

хезмәт хакы 9Бу һөнәргә ия булыр өчен башкаларга караганда күбрәк вакыт сарыф ителә. Үзен медицина өлкәсе белән бәйләргә телүчеләргә 7дән алып 10 елга кадәр югары уку йорты баскычларын таптарга туры киләчәк. Аның каравы, укып чыгып, гамәли күнекмә узган студент иң кирәкле һәм әһәмиятле һөнәр ияләренең берсенә әйләнә. Шәхси медицина учреждениеләренең күп булуын да исәптә тотсак, димәк бу еллар эчендә үзләштерелгән һөнәр яхшы хезмәт хакы белән дә тәэмин итә. Хезмәт хакы – якынча 50 000-200 000 сум.




хезмәт хакы 10Реклама өлкәсендә белгеч


Чит илләрдә һәм инде бүгенге Россиядә дә бу һөнәр үтә популяр һәм керемле санала. Әмма Татарстанда әле ул киң колач җәйде дип әйтеп булмый. Гадәттә, оешмалар реклама белгече буларак чакырылган белгечләр гадәти менеджерлык эше белән шөгыльләнергә, телефонда утырырга мәҗбүр булалар. Әмма бу һөнәр – киләчәк һөнәре, шуңап да аны сайларга теләүчеләр булса, тәвәккәлләргә кирәк, дип уйлыйм. Киләчәктә чын татар брендларын танытучыларга әверелергә мөмкиннәр бит алар. Хезмәт хакы – 100 000 сумга кадәр.



Югарыда санап үтелгән һөнәрләрнең абруйлы булуларына карамастан, белгечләр бу исемлек якын киләчәктә үзгәрәчәк дип ышандыра. Бүген модада булган күпсанлы профессияләр киләчәктәге «абруйлы һөнәрләр» исемлегенә бөтенләй эләкмәскә мөмкин. Фаразларга караганда, берничә елдан техник белгечлекләрнең абруе күпкә зуррак булачак. Югары баскычларның берсендә инженер һөнәре торыр дип уйлыйлар.


P.S. Интернет бер урында тик утыра белми торган кешеләр өчен дә аерым һөнәрләр исемлеге тәкъдим итә. Монысында беренче баскычта журналист эше тора. Исемлектә шулай ук бәйрәмнәр оештыручы, реклама белгече, копирайтер, экскурсияләр оештыручы, укытучы һөнәрләре дә кертелгән.







хезмәт хакы 111


КЫЗЫКЛЫ ФАКТЛАР:



  • Борынгы Русьта иң мактаулы эшләрнең берсе булып төкерүче, икенче төрле әйткәндә, шалкан утыртучы һөнәре саналган. Шалканның орлыклары бик вак, бер килограммда миллионнан артык орлык була. Аны кул белән утырту мөмкин түгел. Шуңа орлыкларны яхшы итеп төкереп утыртучыларны бик бәяләгәннәр;

  • Бөекбританиядә хәзерге көндә бик тә популяр яңа һөнәрләрнең берсе – чиратта торучы һөнәре. Бу эшнең бер сәгате өчен сатып алучы 20 фунт (безнеңчә, 2 000 сум чамасы) акча түли;

  • Япониядә дә кызыклы һөнәр бар – колак чистарту буенча белгеч. Бу эшне матурлык салоннарында махсус укытылган кызлар башкара;

  • Беләсезме, юкмы икән, пингвиннар бер аркаларына ауса, үзләре генә аякка баса алмый. Шул сәбәпле, полюслардагы самолетлар еш оча торган станцияләрдә пингвиннарга ярдәм итүче кешеләр эшли. Астагы кошлар очкычның хәрәкәтен карыйм дип артык каерылып аркаларына аугач, «пингвин ярдәмчеләре» кошларны торгызып йөри.






Тагын укырга:


БЕРЕНЧЕЛӘР ҺӘНӘР САЙЛЫЙ 


БИЮЧЕ ҺӨНӘРЕ ТУРЫНДА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев