Логотип Идель
Ялкын

"ИҖАТ"

   Тукай шәкерте

Гасырлардан гасырларга таба

Күчә даны бөек Тукайның.

Горурлыгым чиксез, үземне дә

Шәкерте күк тоям мин аның.

 

Тукай эзе калган сукмаклардан

Йөгерә-атлый йөрим мәктәпкә.

Шигырьләре безне шул сукмактан

Читкә тайпылмаска өйрәтә.

 

Шүрәлеле куе урманында

Җиләк ашыйм учым тутырып.

Су кергәнне карап тора сыман

Су анасы, ярда утырып.

 

Тукай «баласы»дай, болыннарда

Күбәләкләр белән сөйләшәм.

«Шәкерт»тәге кебек, Акбаема

Кечкенәдән һөнәр өйрәтәм.

 

Гали кебек, мин дә кәҗәбезне

Чирәм белән кунак итәмен.

Уйнарга да чыкмыйм мин урамга,

Дәресем бетсен, диеп көтәмен.

 

Сөткә төшкән тычкан сыман мин дә

Куйган максатыма юл ярам.

Һәр тарафта мин Тукайны тоям,

Шигырьләрен укып юанам.

 

Апуш язмышы

Ятим бала моңлы була, диләр.

Ятим халык моңы – Тукайда.

Ятимлекнең явыз ачылыгы

Саклап йөргән аны һәркайда.

 

Кечкенәдән ятим калган сабый

Бабасына хәтта сыймаган.

Явыз Шәрифәләр бу баланың

Язмышкае белән уйнаган.

 

Ә Кырлайда нәни Габдуллага

Бәхет кояшы да елмайган.

Иманалы иткән бу малайны

Кимсетергә Сәгъди кыймаган.

 

Шүрәлеле Кырлай урманына

Шикләнмичә Апуш караган.

Ә, бәлки, ул тулган айга карап,

Мул, бәхетле тормыш сораган.

 

Кырлайда бит шагыйрь тәүге тапкыр

Гыйлем дөньясына юл ярган.

Шагыйрь булып җитлеккәч тә, Тукай

Күпме шигырен аңа юллаган.

 

Тәкъдир аны күпме сынаса да,

Бөек Тукаебыз сынмаган.

Бүгенгәчә халкым үрнәк ала

Шул фидакарь шагыйрь улыннан.

 

Сагыну

Төнге шәһәр...

Нурлы ай урынына

Лампочкалар яна яктырып.

Тәрәзәдән ай шәүләсе түгел,

Лампочкадан төшә яктылык.

 

Төн тынлыгын ярып, тыкрыкларга

Кереп китә шунда машина...

Туган авыл искә төшә шул чак:

Таңы, көне, төне – барсы да.

 

Вак куаклар түгел, карт каеннар

Утыралар чумып тынлыкка.

Кышкы бураны да сагындыра

Туган яктан китсәң еракка.

 

Бәхет

Бәхет, диләр. Нәрсә соң ул бәхет?

Кайда соң ул? Аны кем күргән?

Бәлки әле, күрүчеләр бардыр?

Сорап карыйк кемдер берәүдән.

 

Ятим бала: Әти, әни, дияр,

Бәхет нәрсә ул, дип сорасаң.

Ачтан тилмергәннәр: Ипи, дияр.

Байлык дияр – туктан сорасаң.

 

Иң зур бәхет – тыныч тормыш, дияр

Яу кырыннан кайткан чын ирләр.

Бәхет – үлем, диеп җавап бирер

Газаплардан туйган чирлеләр.

 

Бәхет – сөю, дияр романтиклар,

Сәламәтлек, дияр бик күпләр.

Хезмәт, дияр хезмәт сөючеләр,

Йокы, дияр ялкау адәмнәр.

 

Ә минемчә, бәхет бит ул, дуслар,

Аны эзләп таба белүдә.

Яшәвеңнең ямен-тәмен тоеп,

Бәрәкәтле гомер итүдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев