Логотип Идель
Ялкын

ХОСПИС: ЯШӘҮ БЕЛӘН ҮЛЕМ АРАСЫ

Ел саен Татарстанда 100дән артык балада яман шеш авыруы ачыклана. Әгәр аларның 80 процентын дәвалап булса, калганнарына, ничек кенә кызганыч булмасын, хосписка мөрәҗәгать итү кала. Дәвалау булышмаган очракта да аларга шушында ярдәм күрсәтелә. Казанда мондый оешма - Анжела Вавилова исемендәге фонд. Нәкъ менә шулар хосписында балаларның хәлен җиңеләйтү өчен тырышалар да инде.

“Хосписны бергәләп төзик!”


Мондый ярдәмне Татарстанда күп кеше көтә. Шуңа хосписның икенче чиратын булдырачаклар. Республикада “Хосписны бергәләп төзик!” дигән марафон башланып китте. Аның дәвамында бүгенгә 1 миллион 160 мең сум акча җыелган. Шул уңайдан, бүген хосписта «Игелекле каникуллар» проекты концерты булды. Анда Казан мәктәпләренә укучылар, балалар иҗат коллективлары дәваланучылар алдында чыгыш ясады.







Антон белән Иринаның әнисе Любовь Гурина мондый чараларның еш уздырылуын әйтә. Концертлар дәваланучыларга уңай тәэсир ясый икән. Чара тәмамлангач та, алар һаман шуның турында гына сөйли, ди. Балалар чыгыш ясаса, бигрәк тә яратып кабул итәләр икән.

Тагын бер хоспис кирәк!


Ольга Мишутина, Анжела Вавилова фондының идарә рәисе урынбасары:

- Анжела Вавилова фонды 2003 елдан бирле онкология белән авыручы балаларга ярдәм итү белән шөгыльләнде. Беренче пациентыбыз 18 яшьне тутыргач, 2015 олылар бүлеген ачтык. Безгә чиратка язылучылар бик күп. Хәзер 700 кеше исәптә тора. Шуларның 18ен генә хосписта дәвалый алабыз. 40 кешенең даими рәвештә өйләренә барабыз. Безнең төп максатыбыз – шушы авырудан интегүче кешеләрнең хәлен җиңеләйтү. Чөнки бары тик стационарда гына дөрес итеп авыртуны басып була.



Шуңа да хосписның икенче чиратын төзү кирәк булуы көн кебек ачык. “Хосписны бергәләп төзик!” дип аталган акция 30 августта тәмамлана. Ул вакытка бинаны сатып алу һәм аны ремонтлау өчен беренчел кертемгә 60 миллион сум акча җыелсын иде, дип тели фонд хезмәткәрләре. Гомумән алганда, бинаны тулысынча кулланылышка тапшыру өчен 250 миллион сум кирәк икән.

Хосписның икенче чираты Казаннан 4 чакрым ераклыкта урнашачак. Семиозерный бистәсе янындагы бу бинаны сатып алып, аңа ремонт ясап, җиһазландырачаклар. Анда 90га якын олы яшьтәге пациентны дәвалап булачак. Хәзер эшләп килә торган хосписта бары тик балалар бүлеге генә калачак. Биредә 40ка якын балага паллиатив (вакытлыча) ярдәм күрсәтергә җыеналар.

Әлмәттә дә, Чаллыда да булачак!


Якын киләчәктә олылар хосписын Әлмәт һәм Яр Чаллы (яки Түбән Камада) шәһәрләрендә дә төзергә телиләр. Шулай итеп, бөтен республикада стационар хоспис ярдәме булдырылачак.

Казандагы хоспис – Россиядә хәйрия акчаларына ачылган беренчесе. Дәвалау өчен кирәк булган акчаның яртысын дәүләт бирсә, калганы - хәйрия акчалары. Хосписта бер кешене дәвалау көнгә 5000 сумга төшә. Шуларның бары тик 1800ен дәүләт бирсә, калганы хәйрия нигезендә күчкән акчалар. Әлеге проект Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә тормышка ашырыла.

- Без каты авырулардан интегүче балалар һәм олылар турында бары тик дини бәйрәмнәрдә яки Яңа ел алдыннан искә төшерәбез. Без ярдәмнең гел кирәк булуын халыкка аңлатасыбыз килә. Хосписка килүче кешеләр үз акчаларын дәвалау вакытында ук тотып бетергән була инде. Ай саен 1 миллион сум акчаны җыю өчен хәйрия чаралары оештырабыз, – ди Ольга ханым.

Бүген Казанның мотор җитештерү берләшмәсе дә марафонга кушылып, шактый акча күчергән. Хосписта эшләүчеләр үзләре дә ярдәм кулын сузалар. Биредә дәваланучылар марафонга һәркем кушылсын иде дигән теләктә кала.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат Нәҗметдинов фотолары















Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев