Логотип Идель
Ялкын

"ХОКУКЛАРЫН БЕЛҮЧЕЛӘР ҮЗЛӘРЕН ЯКЛЫЙ АЛА"

Булат, Арчаның «Нур» балалар телестудиясе әгъзасы: «Һәр бала белем алуга, үз фикерен белдерергә хокуклы. Балаларны да зурлар белән бертигез күрергә кирәк. Аралашканда да зур кеше белән аралашкан кебек аралашырга. Чөнки бала да кеше бит».


Зарина, Алабуга: «Берәр баланың әтисе белән әнисе аерылышкан булса, балага аларның икесе белән дә аралашырга, очрашырга ярый. Әтисе дә, әнисе дә моңа каршы торырга тиеш түгел. Хокукларын белcә, бала үз-үзен яклый ала».


Үз-үзен яклаудан кала, хокукларын белүче һәм бу хакта видеороликлар төшерүче үсмерләр «Бала хокук даирәсендә» конкурсында катнашып бүләкләр дә ота ала. Быелгы конкурска узган җомгада – 21 ноябрь көнне «Әкият» курчак театрында йомгак ясалды.


булэклэу


Конкурска җибәрелгән роликларда сугыш, белем алуга хокук, мөмкинлекләре чикләнгән яшүсмерләрнең проблемалары, һәм, әлбәттә, әти-әни белән мөнәсәбәтләр темалары чагылдырылган.


Арчаның «Нур» балалар телестудиясенә йөрүчеләр җитәкчеләре Зөлфирә Зарипова белән бергә юл һәлакәтенә очраган кыз турында ролик әзерләгән. Һәлакәттә кызның әти-әнисе үлә, ә бала кабат гаиләдә яшәргә теләвен белдерә. «Нур» телестудиясе әзерләгән ролик кызыксындыру бүләген алды.


арча_укучылары (1)


Бәйгегә барлыгы 318 эш җибәрелгән. Шуларның 243е финалга узган. 10 җиңүчегә 20 шәр мең сум акча тапшырылды. Тагын 12 роликны төшерүчеләргә кызыксындыру бүләкләре бирелде.


«Бала хокук даирәсендә» конкуры киләсе елга да узачак, дип ышандырды оештыручылар. Анда 6 яшьтән алып 30 яшькә кадәрге укучылар, студентлар, яшь белгечләр катнаша ала. Киләсе елга катнашып карарга теләсәң, хокукларыңны өйрәнә һәм роликлар төшерү серләренә өйрәнә тор.


Ә СИН БЕЛӘСЕҢМЕ?


20 - ноябрь Бөтендөнья бала көне. 1989 елда нәкъ бу көнне БМО Генераль Ассамблеясе бик мөһим документ – Бала хокуклары конвенциясе кабул итә. Бала хокуклары конвенциясе белән монда танышырга була: images (1)


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев