Логотип Идель
Ялкын

ХИССИ ХИМИЯ

 

Хисси химия турында гапләшик! Химияне кем ярата? Андыйлар сирәктер. Югыйсә, шундый искиткеч кызык фән инде... Ләкин аны чынлап аңлар өчен, хисапсыз санлы формулаларны, кагыйдәләрне, реакцияләрне һәм башка бик күп “күңелсез” нәрсәләрне яхшы белергә кирәк. Биология белән икесен аңласаң, ни өчен теге яки бу хиснең пәйда булуын да белә алачаксың. Ничек дисеңме? Сиңа нейромедиаторлар булышачак.

Иң әүвәл бер мөһим фикерне ачыклап куйыйк: “Барысы да безнең башыбызда башлана” Әйе, баш миебездә безнең чын тормышыбыз бара – нәкъ менә ул без “күрә” торган рәсемне ясый, без сизә торган тәмне, без тоемлый торган халәтләрне һәм эмоция-хисләрне барлыкка китерә. Сөенәсеңме? Елыйсыңмы? Гашыйк булдыңмы? Оһо, монысы бик көчле... химия.

Кул бирешү – матур гадәт


Баш мие дә, кешенең нерв системасы да нейроннар дигән махсус күзәнәкләрдән тора. Монысын инде яхшы беләсез. Нейроннар шактый үзгә төр күзәнәкләр. Һәрберсенең чыгынтысы бар. Бу үзенә күрә бер “кул”. Шулар ярдәмендә кул бирешеп, нейроннар бер-берсе белән элемтә кора һәм нерв импульсларын тарата. Ягъни, дәреслектән үк яхшы билгеле мисалны искә төшерсәк, болай килеп чыга: сез кулыгызны кайнарга тидергәч, нейроннар, үз куллары аша “сәлам” бирешеп, бу хәбәрне шунда ук баш миенә хәбәр итә һәм ул тиешле карар чыгара – кул тартып алына. 100-200 млрд нерв күзәнәгенең һәрберсендә 10 мең чыгынты бар. Димәк, нейроннар челтәренең һәрбер әгъзасы башка иптәшләре беән 3-4 “кул бирешү” аркылы бәйләнгән.

Нерв импульсы нейрон чыгынтылары аша электр корылмасы сыман уза, ләкин галимнәр 60нчы елларда ук аңлаганча, кайбер очракларда электр көче генә җитми икән. Чыгынты очлары арасында аралык бар. Синапста, ягъни чыгынты очлары очраша торган урында, махсус химик матдәләр бүленгән очракта гына, ике нейрон нерв импульсын уздыра ала. Мондый матдәләр бик үзенчәлекле, аларның һәрберсе үзенә генә хас функцияләр өчен җавап бирә. Шулар ук нерв импульсларын нейроннардан мускулларга тапшыра. Бу матдәләрне фәндә нейромедиаторлар дип атыйлар.

Нейрон импульсы “куллары” аша электр кебек уза. Моны инде күптән аңлаганнар. Ләкин шул ук 60нчы еллларда галимнәр уйга калган һәм электр көченең генә җитмәвен аңлаган. Ике нейронның чыгынтылары арасында бик нәни генә аралык бар. Бу урын синапс дип атала. Импульс узсын өчен, шушы синапста махсус химик матдәләр бүленергә тиеш. Мондый матдәләр бик үзенчәлекле, аларның һәрберсе үзенә генә хас функцияләр өчен җавап бирә. Шулар ук нерв импульсларын нейроннардан мускулларга тапшыра. Бу матдәләрне фәндә нейромедиаторлар дип атыйлар.

Хәлләр икиткеч шәп!


Иң атаклы нейромедиаторлар – нейрон тапшыргычлары – турында сөйләшик әле. Әлбәттә, исеме иң еш яңгырый торганы – серотонин. Ул ашказаны-эчәклек трактының эшен көйли, хәрәкәтләнү активлыгы, мускуллар тонусы һәм, әлбәттә инде, яхшы кәеф өчен җавап бирә. Төрле гормоннар белән бергә эшләп, серотонин «хәлләр начар түгел»дән алып «искиткеч шәп!» дип әйтерлек кәеф һәм эмоцияләрне барлыкка китерә. Ә инде серотонинның җитеп бетмәве депрессия һәм стресс китереп чыгара, чөнки хисләр тотрыклылыгы һәм үз-үзеңне тота алу мөмкинлеге өчен дә ул җавап бирә. Серотонин организмда бүленеп чыксын өчен триптофан амин кислотасы һәм глюкоза кирәк. Боларның икесен дә углеводларга бай булган ашамлыкларда – шоколад, банан, тәм-томда, сөткә-майга изелгән камырда табарга мөмкин. Күрәсең, шуңа күрә дә без начар кәефебезне тәм-том ашап күтәрергә тырышабыз.

Бүләк турында уйларга кирәк!


Дофамин бүленсен өчен, алда булачак ләззәт турында уйлау да җитә. Бу механизм һәммәбезгә билгеле булган И.П. Павлов эте рефлексына якын. Дофамин дигән сүзне дә экраннарда, бигрәк тә Көнбатышның медицина сериалларында еш ишетеп була. Бу нейромедиатор ләззәтләнү хисен булдыру өчен җавап бирә. Ул эчке ныклык факторларының берсе. Һәм аның иң мөһим функциясе: ул “мактау” системасын төзи. Әйтик, сез ашадыгыз ди. Туклану исән калу өчен кирәк булган бик мөһим бер гамәл. Ашау сезгә ошарга тиеш. Шуның өчен дә дофаминның организмдагы иң зур күләме ашаган чакта җыела. Һәм гомумән, сез рәхәт дип уйлаган һәрбер эш барышында синапста дофамин бүленәчәк. Моның өчен, алда булачак ләззәт турында уйлау да җитә икән.

Кайбер галимнәр фикеренчә, дофамин карарлар кабул итү процессында да барлыкка килә ала. Эш шунда ки, без берәр карар турында уйлаганда, соңрак безне көтәчәк нәтиҗә – “бүләк” турында да уйлап куябыз. Дофамин шул “бүләк”не көтү хисе белән бәйле. Дофамины җитешеп бетмәгән кешеләргә нинди дә булса карарга килү авыр бирелә. Алар тестларны да бик авыр чишә.

Бәхет өчен күп кирәкми...
19-1


Менә хәзер мәхәббәт дигән темага да якынлашабыз. Окситоцин  дигән матдә гормон буларак та, нейромедиатор буларак та билгеле. Организмда ул, кайбер башка функцияләрне үтәүдән тыш, кешеләр арасында туа торган ышанычлы һәм җылы мөнәсәбәтләр өчен дә җавап бирә. Галимнәр үткәргән тикшеренүләр күрсәткәнчә, окситоцин кабул иткән дәваланучылар башкаларга, шул исәптән, таныш булмаган кешеләргә күбрәк ышаныч белән карый икән. Бу нейромедиатор кеше белән якын торганда, кешегә кагылганда, кочаклашканда, кулны сыйпаганда һ.б. бүленә.

Ана белән бала арасындагы мөнәсәбәтләр белән дә окситоцин идарә итә – әнисе аркасыннан сөйгәндә, балада курку бетә, бәхет һәм рәхәтлек хисе туа. Сыйпаганда рәхәтләнеп мырлаган песи баласына да “бәхетне” окситоцин бүләк итә. Бу нейромедиаторның шундый сыйфатларын аутистларны дәвалаганда кулланалар. Ул аларга башка кешеләр белән мөнәсәбәтләр корганда күбрәк эмоцияләр күрсәтергә булыша.

Күбәләкләр очсын, дисәң...


Дөресен әйткәндә, фенилэтиламин нейромедиатор түгел. Ул дофамин һәм норадреналинны – кан басымын күтәреп, кан юлларын тарайта торган уяулык медиаторын эшләтеп кенә җибәрә. Ләкин фенилэтиламинның тагын бер хикмәте бар икән әле.  Майкл Либовицның «Мәхәббәт химиясе» дигән хезмәтендә (ул инде 30 еллар элек чыккан хезмәт) фенилэтиламинның романтик хисләр белән идарә итүе тасвирланган. Бу матдә уяну белән, эчебездә «күбәләкләр оча башлый», ә логик фикерләү “сүнә”.  Либовиц шоколадта да фенилэтиламин бар дип исәпләгән, шуңа күрә гашыйк булуның нәрсә икәнен яңадан татып карарга теләгәннәргә шоколад ашарга тәкъдим иткән.

Доктор Либовицның мәхәббәт һәм фенилэтиламин арасындагы бәйлелек турындагы  гипотезасы әле һаман да исбатланмады, ә менә шоколад турындагы идеясе кире кагылды инде – эш шунда ки, организмга шоколад белән кергән фенилэтиламин берничә минут эчендә таркала, шуңа күрә берничек тә тәэсир итәргә  җитешми. Дөрес, плацебо эффекты барлыгын да онытмаска кирәк.

Авыртуны ничек басарга?


Эндорфиннар (эндоген, ягъни эчке, морфиннар) лаборатория шартларында ясала торган әфьюнсыманнар, беренче чиратта, морфий белән охшаш булганга шундый исем белән аталганнар. Аларны энә кадап дәвалауның механизмнарын өйрәнгәндә – 70нче елларда ачканнар. Организмга авыртуны бетерә торган наркотикларның блокаторларын кадаганда, энә кадап дәвалауның да авыртуны бетерү сыйфаты югалуына игътибар иткән галимнәр. Алар организм үзе үк морфиннарга охшаш булган матдәләр бүлеп чыгара икән, дигән фикергә килгән.

Эндорфиннар турында да ишеткәнегез бардыр. Аларны “бәхет гормоны”, “сөенеч чыганагы” дип атыйлар. Ләкин чынлыкта эйфория кебек хисләрне катлаулы реакцияләр чыгара, эндорфиннар монда төп рольне башкармый. Аларның эше – стрессны басу, авыртуны киметү. Шуңа күрә аларга эндорфин исеме бирелгән дә инде (эндорфин – эндоген, ягъни эчке, морфин). Безнең организм үзе “наркотиклар” бүлеп чыгара, димәк.

Эндорфиннар авыртуны бетерә һәм стресска каршы тәэсир итә, аппетитны киметә, кан басымын һәм тын алу ешлыгын тәртипкә китерә, организмның яңару-терелү процессларын тизәйтә. Моннан тыш, стресс шартларында канда эндорфин күләме арта – бу эчке ресурсларны тупларга һәм авыртуга игътибар итмәскә мөмкинлек бирә. “Властелин колец”тагы Боромирның фәлән тапкыр яраланып та, соңгы сулышына кадәр көрәшүе – эндорфиннарның күп итеп бүленү нәтиҗәсе.

 

P.S. Югарыда искә алынган серотонин һәм дофамин шунысы белән дә данлыклы: наркотик матдәләрнең күпчелеге һәм шулай ук алкоголь белән тәмәке бу нейромедиаторларның ясалуын һәм чыгарылуын көчәйтә. Һәм аларның бөтен куркынычы да шушы күренештә – серотонин белән дофаминның бүленүен ясалма рәвештә көчәйтә торган матдәләрне даими рәвештә кабул иткәч, организм аларны үзеннән-үзе ясамый башлый. Абстинент синдромы, ягъни «ломка» шуның нигезендә пәйда була да инде. Наркотиклар организмга тәэсир итүдән туктый, ләкин нейромедиаторлар ясалу системасы рәткә килергә өлгерми кала. Нәкъ шундый юл белән бәйлелек барлыкка килә.

Бәхетле буласыгыз киләме? Баш миегезне тәмле һәм файдалы ризыклар, саф һавада физик күнегүләр, ачышлар һәм сәяхәтләр белән сөендерегез. Бәхетнең нигезендә химия ятса да, аңа химик юл белән барырга кирәкми.

Ә, шуңа өстәп, тагын да акыллырак булырга теләүчеләрне Гыйлем порталында көтеп калабыз: http://giylem.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев