Ялкын
«ХАЛЫК КҮҢЕЛЕ «МОЗАИКА КУЛЬТУР»ДА ЧАГЫЛА»
29 нчы август көнне Казанда беренче Республикакүләм этноконфессиональ фестиваль узачак. «Мозаика культур» дип исемләнгән әлеге чара Татарстан Республикасы көненә багышлап уздырыла.
Фестивальның максаты катнашучыларны һәм Казаныбыз кунакларын Татарстанның күпмилләтле халкы, аларның мәдәни байлыклары һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру. Фестиваль Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең башкарма комитеты, Татарстан халыклары ассамблеясы, Татарстан митрополиясе, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзәрәте белән берлектә оештырыла.
«Мозаика культур» фестивале «Кремль» яр буе урамында узачак. Чара вакытында интерактив мәйданчыклар, каллиграфия, алтын белән чигү буенча остаханәләр, милли мәдәният экспозицияләре һәм һөнәрчелек күргәзмәләре булачак. «Религия, как часть культуры» экспозициясендә фотокүргәзмә, рәсем сәнгате осталары эшләре, дини китаплар сату булачак.
Фестивальгә килгән кунаклар өчен профессиональ җырчылар һәм үзешчән коллективлар концерт куячак.
«Мозаика культур» фестивале Татарстан халкы өчен бик мөһим чараларның берсе булыр дип көтелә. Фестиваль 12.00 сәгатьтә башланачак. Программа кичке 6га кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев