Логотип Идель
Ялкын

"ХАФАЛЫ БИЮЛӘР" СПЕКТАКЛЕНЕҢ РЕЖИССЕРЫ ХАКЫНДА"

25 октябрьдә Камал театрының Кече сәхнәсендә Салават Юзеев пьесасы буенча “Хафалы биюләр” спектакленең премьерасы. Спектакльнең режиссеры – Рамил Гәрәев. “Хафалы биюләр” режиссерның Камал театры сәхнәсендә куйган өченче спектакле.  

Рамил Гәрәев – режиссер, артист. 1982 елның 20 апрелендә Казан шәһәрендә туа. 1999 елда Казан театр училищесын, 2004 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының актерлык бүлеген (М.Сәлимҗанов һәм Ф.Бикчәнтәев курсы), 2009 елда режиссерлык бүлеген (Ф.Бикчәнтәев курсы) тәмамлый. 2008 елда Г.Камал театрында Л.Айтугановның “Мин ышанам сиңа” спектаклен куя. Диплом эше - Оренбург драма театрында И.Зәйниевнең “Гармун” спектакле. 2011-2013 елларда Гәрәев Оренбургта тагын спектакльләр чыгара. 2013 елның ноябрендә режиссер Камал театрында Мостай Кәрим әсәрләре буенча “Мин - Ана” дип аталган икенче спектаклен тәкъдим итә.

«Пьесаны һәм артистларны сайларга миңа Фәрит Бикчәнтәев ярдәм итте. Ул спектакльнең сәнгать җитәкчесе дә. Спектаклемдә бу тормышта дөрес адым ясауның кеше өчен ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген ассызыкларга теләдем. Кешенең һәрвакыт сайлау мөмкинлеге бар. Тик әлеге мөмкинлеккә без бик җиңел карыйбыз, үзебез сайлаган адымның ахыры ни белән бетәчәге хакында уйлап та карамыйбыз», - ди Рамил Гәрәев.

“Хафалы Биюләр” спектакле премьерасы 25, 26, 27 октябрьдә 18.00 сәгатьтә Г.Камал театрының Кече сәхнәсендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев