Ялкын
«ХӘТЕР ШӘМЕ»
Хәтер шәме яна, сүндермичә
Саклыйм утын күңел түрендә.
Сугыш кырларында ятып калган
Батыр туганнарым онытылмый,
Безнең янда кебек бүген дә...
Кайта алмый, күрми калган алар
Зур җиңүнең бөек шатлыгын.
Туган иле өчен һәлак булган,
Безгә ирек, яшәү бүләк итеп,
Бу тормышның ямен, аклыгын!
Алып чыктым җиңү парадына
Портретын газиз бабамның.
Үлемсезләр полкы уртасында
Ул да атлый безнең белән бергә
Урамыннан бүген каламның.
Урам тулы халык- ташкын сыман,
Якыннары хәтер яңарта...
Онытылмас сезнең батырлыклар,
Һәлак булган сугыш геройлары,
Туган илдә якты таң ата,
Оныклар да сезне ярата!
Саклыйм утын күңел түрендә.
Сугыш кырларында ятып калган
Батыр туганнарым онытылмый,
Безнең янда кебек бүген дә...
Кайта алмый, күрми калган алар
Зур җиңүнең бөек шатлыгын.
Туган иле өчен һәлак булган,
Безгә ирек, яшәү бүләк итеп,
Бу тормышның ямен, аклыгын!
Алып чыктым җиңү парадына
Портретын газиз бабамның.
Үлемсезләр полкы уртасында
Ул да атлый безнең белән бергә
Урамыннан бүген каламның.
Урам тулы халык- ташкын сыман,
Якыннары хәтер яңарта...
Онытылмас сезнең батырлыклар,
Һәлак булган сугыш геройлары,
Туган илдә якты таң ата,
Оныклар да сезне ярата!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев