Логотип Идель
Ялкын

«ГИМНАСТЁРКА КЕСӘСЕНДӘ – ҖЫР ДӘФТӘРЕ»

«Музыка, яңгыр тамчылары сыман, йөрәккә үтеп керә дә аны йомшарта». Ромен Роллан, француз язучысы, Нобель премиясе лауреаты.

СУГЫШ КЫРЫНДА ЯЗЫЛГАН ҖЫРЛАР  

Күпләр (мин үзем дә ‒ шулар рәтендә) музыка тыңламыйча яши алмыйлар. Машина плеерында, i'podта, телефон колакчыннарында, компьютерда — музыка бөтен җирдә һәм һәрвакыт. Тиешенчә сайлап алынган көйләр күңелне күтәрергә, үз-үзеңә ышанычны арттырырга, яшәү ямен ныграк тоярга ярдәм итә, тормышның кискен борылышларында да сине яраткан җырларың озатып бара. Бу — аксиома. Юкка гына музыка терапиясе дигән әйберне уйлап тапмаганнар бит, театр, консерватория, концерт залларына йөрүгә дә музыканың серле йогынтысы сәбәпче.

Тыныч көннәрдә шулкадәр тылсымлы көчкә ия җырлар, көйләр, симфонияләр сугыш вакытында кешеләргә ничек тәэсир итте икән? Гомумән, сугыш һәм музыка – бер-берсеннән ерак торучы ике төшенчә түгелме соң?! Нинди музыка инде ул илдә сугыш барганда, диярсез, бәлки. Кешеләрнең гомере өзелә, киләчәк — тоташ билгесезлек... Җырлар, көйләр – уен гына булып тоелырга тиеш кебек... Ләкин, юк, киресенчә, сугыш чоры күпсанлы кабатланмас җырлар тудыра, аларның кайберләрен без әле һаман да яратып җырлыйбыз, хәтерлибез.

Канкойгыч яулардан соң солдатлар нәкъ менә музыкадан дәва алган, дәртләнер өчен дә еш кына музыкага мөрәҗәгать иткәннәр. Машина кузовларыннан сәхнә ясап, танылган артистлар, җырчылар фронтка чыгып, концертлар биргәннәр. Солдатлар өчен үзенә бер бәйрәм булган инде бу. Ә окопларда гармун тартып иҗат ителгән җырлар турында әйтеп тә торасы юк...

«ИДЁТ ВОЙНА НАРОДНАЯ, СВЯЩЕННАЯ ВОЙНА…»

Бөек Ватан сугышының иң танылган җыры — ул, әлбәттә, «Священная война». Василий Иванович Лебедев-Кумач исемле шагыйрь сүзләренә атаклы композитор Александр Васильевич Александров иҗат иткән җыр ул. Сугышның беренче көннәрендә үк язылган бу җыр (шигырь радиодан беренче тапкыр 1941 елның 24 июнендә укыла, шул ук көнне ике газетада басылып та чыга) чын мәгънәсендә гимн, ант булып яңгырый. Шомлы тантаналык белән сугарылган бу композиция әле бүгенге тыныч көннәрдә тыңлаганда да зур тәэсир калдыра, ә инде сугышның үзен күргән, ут эчендә булган, тылдагы михнәт-авырлыкларны күргән кешеләрне әйтәсе дә юк!

Вокзалларда, вагоннарда, сәхнәләрдә, яу кырларында бу җырны, дәүләт гимны тыңлагандай, басып тыңлаганнар, ир-атларның да күзләренә яшь килә торган булган. Хәзер дә шулай. Ветеран әби-бабайлар бу җырны тыныч кына тыңлый алмыйлар, хатирәләр күз яше булып тәгәри аларның күзләреннән.  Яшь буынга бу җыр иске, күңелсез булып тоелса да, сугышта булып кайткан солдатлар йөрәгендә «Священная война» бик зур урынны алып тора. Безгә җиңү яулап биргән бу чиксез ихтирамга лаек затлар хөрмәтенә булса да, җырны тыңларга, белергә, мәгънәсенә төшенергә кирәк. Менә аның тексты:

Вставай, страна огромная,
Вставай на смертный бой
С фашистской силой темною,
С проклятою ордой!

Пусть ярость благородная
Вскипает, как волна!
Идет война народная,
Священная война .

«ФРОНТ ҖЫРЫ – ИКЕНЧЕ МЫЛТЫК»

«Священная война» җырының музыкасын язган композитор Александр Александровның шундый сүзләре сакланып калган: «Вокзаллар һәм башка җирләрдә, Кызыл Армия солдатлары каршында Краснознаменный ансамбле белән чыгыш ясаганда, җырны бар кеше дә басып тыңлый, бу вакытта тирә-юньгә ашкынулы тойгы тарала, һава үзе үк изге рух белән сугарылган сыман була иде. Сугышчылар гына түгел, без үзебез дә шактый күз яшьләре агыздык. Җырның тәэсире шулкадәр көчле, күрәмсең».

Күп кенә солдатларның, командирларның гимнастерка кесәләрендә солдат китапчыгы һәм, туганнары, сөйгән ярларының фотолары белән бергә, фронт җырлары язылган блокнотлар, дәфтәрләр дә сакланган. Фронтларда оештырылган кыр концертлары авырлыкларны, афәтләрне онытырга ярдәм иткән. Кайбер старшиналар хәтта солдатлардан строй җырларын шәхси коралларын белгән кебек белүне таләп иткәннәр. Ул вакытта «Фронт җыры – икенче мылтык» дигән гыйбарә бик популяр булган.

«ВЫХОДИЛА НА БЕРЕГ КАТЮША...»

Тагын бер гаять популяр җырны искә алыйк әле. Монысын яшь буын да яхшы белергә тиеш – «Катюша». Михаил Исаковский сүзләре, Матвей Блантер көе. Бу җыр 1930 еллар ахырында ук иҗат ителгән булса да, Бөек Ватан сугышы чорында гына чын-чынлап популярлык яулый. Җыр шулкадәр киң тарала, аны хәтта күп кенә чит телләргә тәрҗемә итәләр, ә итальян партизаннары үзләренең гимны итеп сайлыйлар. Ул гына да түгел, бар дөнья белә, курка торган корал төренең халыктагы исеме дә («Катюша» исемле ата торган реактив корал комплексы турында бара сүз) нәкъменә шул җырга мөнәсәбәтле кушылган дигән фараз бар. Менә бит музыканың көче!

Дмитрий Шостаковичның «Җиденче симфония»се, «Жди меня», «Смуглянка», «Темная ночь», «В землянке», «В лесу прифронтовом», «Синий платочек», «Эх, дороги...» һ.б. сугыш җырлары – ил, кешеләр тормышындагы авыр көннәрнең елъязмасы гына түгел, ә сугышчыларны фронтта саклап, күңелләрен күтәреп, көрәшкә әйдәүчеләр, башларын имичә, җиңүгә ышанырга ярдәм иткән иптәшләр дә.

[gallery size="full" ids="3691,3690,3689,3687,3688"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев