ГӘРӘЙ РӘХИМНӘН АВТОГРАФ АЛ!
Әйе, автографларны онлайн гына алып булуын беләбез без. Моны эшләргә мөмкинлек бирүче ATGRPH кушымтасы кичә рәсми рәвештә эшли башлады бит. Ул сиңа теләсә кайсы йолдыздан автограф алырга мөмкинлек бирсә дә, яраткан язучың, җырчың, рәссамың белән күзгә-күз очрашуны алмаштырмый шул.
Күп китаплар авторы, язучы, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Гәрәй абый Рәхимнән автограф алырга теләүчеләр бу атнада ук очраша ала аның белән.
27 октябрьдә «Дәрья» әдәби кунакханәсе язучының иҗатына багышланган очрашу уздыра. «Кичә кызыклы «сюрпризлар» белән истә калачак», - дип хәбәр итте безгә оештыручылар. Монда Георгий Ибушев, Геннадий Максимов, Айдар Габетдинов һәм «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамблен күрергә, ишетергә мөмкин булачак. Гәрәй Рәхимнең китапларыннан, шәхси архивында сакланган фотосурәтләрдән, истәлекле бүләкләрдән торган күргәзмә оештырыла.
Шагыйрьдән култамгасын алу мөмкинлеге дә булачак.
Вакыты: 27 октябрь, 17.00 сәгатьтә
Урыны: Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залы (Казан, Кремль ур., 33 нче йорт)
Керү: ирекле
Элемтә өчен: 292-72-35
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев