УБЫРЛЫДАН КУРЫКМА! ГЕОРГИЙ МИЛЛЯРДАН ДА!
Убырлыдан курыкма! Георгий Миллярдан да курыкма! Советлар Союзының чып-чын убырлы карчыгын хәтерлисеңме икән? Бүген аның да туган көне... Менә ни кызык, убырлы карчык хатын-кыз бит инде ул, бөтен килеш-килбәте белән, хәрәкәтләре белән шуны дәлилли. Ләкин, ни кызык, аның ролен башкарырга нәкъ Георгий абый Миллярны - чып-чын ир-атны чакыралар. Ә бит башкарып та чыга! Без, мәсәлән, шактый шүрли идек аннан.
Тормыш юлы
Георгий Милляр - РСФСР халык артисты, театр һәм кино киңлекләрендә күп кенә мирас калдырган киң кырлы, бик талантлы шәхес. Ул 1903 елның 7 ноябрендә дөньяга килгән. Мәскәүдә үсә, әтисе француз, әнисе исә рус. Чын фамилиясе - Де Милье. Гаиләсе шактый бай була, Мәскәүдә үз квартиралары, Мәскәү артында һәм Геленджикта - дачалары. Малай исә француз тәрбияче белән үсә: кече яшьтән сәнгать, әдәбиятка мөкиббән киткән була. Шуңа да киләчәк тормышын сәхнә белән бәйләргә тели. Революция гаиләнең хәлен үзгәртә: малы, акчалары алына, фамилиясе дә Милляр булып кала... Ләкин нәни Георгий үз хыялларыннан баш тартмый. Бүген аның каһарманнарын танымаучылар юктыр, әкият дөньясын яңа дәрәҗәгә күтәргән кеше ул!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
3 августа 2026 - 11:00
ТҮБӘН КАМАДА ЯШҮСМЕРЛӘР ӨЧЕН МОБИЛЬ УЕННАР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
3 августа 2026 - 10:56
V КАЗАН ГЛОБАЛЬ ЯШЬЛӘР САММИТЫНДА БИШ АЧЫК СЕССИЯ УЗАЧАК
-
31 июля 2026 - 13:06
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ УКЫТУЧЫЛАРГА ЯСАЛМА ФӘҺЕМ БУЕНЧА ТҮГӘРӘКЛӘР ҮТКӘРҮ ӨЧЕН ТҮЛӘЯЧӘКЛӘР
-
30 июля 2026 - 11:34
МӘКТӘПЛӘРДӘ ТОРАК-КОММУНАЛЬ ХУҖАЛЫК ТУРЫНДА ДӘРЕСЛӘР КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘЛӘР
Нет комментариев