Логотип Идель
Ялкын

«ГАСЫРЛАР КАЙТАВАЗЫ» (БӨЕК БОЛГАР СЕРЛӘРЕ)

Сәлам улсын сиңа, Болгар, олуг данлар күтәрдең,

Мәдәни шәһәр улдыгың Яуропага күстәрдең.

Җиһанны тетрәтмәк иде синең олуг шәүкәтең,

Кайда милкең, кайда гыйльмең, кайда бөек дәүләтең?

(Борынгы бәеттән)

Идел ярында Болгар дәүләте ничек барлыкка килгән соң? У11 гасыр башында Азов һәм Кара диңгез далаларында һуннар империясеннән чыккан борынгы болгар кабиләләре князь Орган җитәкчелегендә ярымфеодаль дәүләткә берләшә. (Һуннар Көнчыгыш Европага Үзәк Азиядән килгән булалар.) Тарихка Бөек Болгария дип кереп калачак бу дәүләткә 632 елда Органаның туганының улы Кубрат хан җитәкчелек итә башлый. Көчле үзәкләштерелгән дәүләт төзи алган Кубратның үлеменнән соң (642 ел чамасы), дәүләт таркала. Хәзәрләр басымы астында Кубрат ханның улы Аспарух җитәкчелегендәге зур төркем Дунай буена күчә һәм, славян кабиләләре белән берлектә, Дунай Болгариясенә нигез сала. (Башкаласы Плиска.) Бу хәл 681 елда булган дип фаразлана. Соңрак төрки телле әлеге болгарлар славяннар белән кушылып бетә (ассимиляцияләнә). Курортлар иле Болгария әнә шуннан үсеп чыккан инде.

Кубратның өлкән улы Батбай Төньяк Кавказда кала һәм хәзәрләргә буйсына. Тора-бара аның болгарларын «каралар» дип йөртә башлыйлар. Хәзерге карачай һәм балкарлар – шуларның балалары дип санала.

Болгарларның өченче өлеше беркадәр соңрак (У111гасыр башы – 1Хгасыр ахыры) Урта Иделгә күтәрелә һәм анда Идел Болгарстаны дигән феодаль дәүләт төзи. Күчеп килүчеләрдән тыш, бу дәүләткә электән үк биредә яшәгән төрки телле кабиләләр дә, фин-угыр халыклары – борынгы мари, мордва, чувашларның фин бабалары, коми һ.б.лар да кушыла.

Болгарларның шагыйрь Кол Галидән килгән иң борынгы тарихыннан без Идел-Уралда борын-борыннан ук болгарларның бабалары яшәгәнен беләбез. Болгар дәүләте якынча бүгенге Самара, Ульяновск, Саратов җирләрен, Әстерхан өлкәсенең бер өлешен, Пермь краеның, шулай ук Чувашия, Татарстан, Башкортостан җирләрең байтак өлешен биләп торган. Идел Болгарстанын «шәһәрләр иле» дип атарга мөмкин. Язма һәм археологик чыганаклардан 150ләп шәһәрлек (алар арасында Болгар, Биләр, Сувар, Җүкәтау, Кашан һ.б. зур шәһәр калдыклары бар) һәм 800ләп авыл билгеле. Дәүләтнең башкаласы – Шәһре Болгар, 12нче гасыр уртасыннан – Биләр санала. Бу шәһәрләрдә төрле чорда болгар тәңкәләре коела. Ут күршеләре руслар белән болгарлар үзара сәүдә итешеп һәм сугышып яшәгән. Төрле заманнар булган...

Тынычлык турында беренче килешү әле Киев Русе белән үк төзелгән. Бөек Киев князе Владимир 1 печенеглар белән бергә болгарларга каршы сугыш башлагач, аларның мул яшәвен күреп:«Алар барысы да итектән»,- дигән һәм, монда җиңүгә ирешүнең авыр булачагын аңлап, болгарлар белән тынычлык турында килешү төзегән. Аннары сугышыр өчен чабаталыларны эзләп киткән. Соңыннан рус князьләрең болгарларга каршы барлык яулары диярлек килешү төзү белән тәмамланган. Соңгы килешүләрнең берсе Владимир-Суздаль князьлеге белән Идел буендагы йогынтыны бүлгәләү, сәүдәгәрләр һәм балыкчыларның ирекле хәрәкәте, әсирләрне алмашу турында була (1229ел).

1236 елда Идел Болгарстаны Батый хан җитәкчелегендәге монгол ханнарының бердәм гаскәрләре тарафыннан яулап алына. Русь та шундый ук язмышка дучар була: 1243 елда Батый төзегән Алтын Урда феодаль дәүләтенә буйсындырыла. Болгар иле Урда составына аның төньяк олысы буларак кертелә һәм мөстәкыйль дәүләт булудан туктый. Әмма Болгар үзенең үсешен дәвам итә. Аның ул чор өчен бик көчле саклану корылмалары – 6 чакрымга сузылган туфрак урлары һәм тирән чокырлары була. Өйләр квартал-квартал итеп агачтан салына, алар арасында кирпеч һәм ак таштан төзелгән мәчет, мунча, караван-сарай, мавзолей, административ биналар аерылып тора. Аларның кайбер калдыклары бүгенгәчә сакланган.

1712 елда Болгар хәрабәләре уртасында Успение Богородицы чиркәве төзеп куялар. Ул төзелештә борынгы Болгар биналарының ташлары да кулланыла. Хәзер дә бу чиркәүнең нигезендә 13-14 гасыр мөселман кабер ташларын күрергә мөмкин. Соңрак биредә православие монастыре да төзелә, ләкин аның гомере озын булмый.

1969 елда биредә Болгар тарихи-архитектура музей-тыюлыгы оештырылды. Безнең көннәрдә Бөек Болгар Идел буеның күренекле туристик үзәгенә әверелде. 1989 елның 25  августында төрле төбәкләрдән җыелган мөселманнар биредәге Җәмигъ мәчете хәрабәләре янында бергәләп намаз укыды. Шул рәвешчә Идел буенда ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы билгеләп үтелде. Мөселманнарның шулай җыелу традициясе әле дә дәвам итә.

[gallery size="medium" ids="2169,2167,2166,2165,2164,2162,2148,2147"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев