Ялкын
ГАРРИ ПОТТЕР БҮГЕН ЛОНДОННЫ ЙОКЛАТМАГАН
Августның беренче көнен Лондон халкы китап кибетләрендә каршы алган. Чөнки Гарри Поттер маҗараларының чираттагы – сигезенче өлеше нәкъ төн уртасында сатуга чыккан икән.
Шул сәбәпле китап кибетләре төнге режимга күчеп, тылсымга һаман да ышанучы үсмерләргә һәм һәм инде күптән үсмерлек яшеннән чыккан китап фанатларына бәйрәм оештырган. Китап кибетенә йөзәр метрлык чиратлар тезелгән бу төндә. Өйдә калырга мәҗбүр булган үсмерләр әти-әниләрен: «Китапсыз өйгә кайтасы булма», – дип төнге шопингка чыгарып җибәргәннәр.
[caption id="attachment_9234" align="aligncenter" width="744"]
© Rob Stothard/Getty Images[/caption]
Дөресен әйткәндә, китапның бу өлеше бик үзенчәлекле – ул театраль пьеса нигезендә бастырылган. Ә пьеса безгә Гарри инде үсеп, Джинни (Ронның сеңлесе) белән тормыш корганнан соң булган хәлләрне тасвирлый. Китапның төп герое – Хогвартс укучысы Альбус Северус – Гарриның улы.
Шул сәбәпле китап кибетләре төнге режимга күчеп, тылсымга һаман да ышанучы үсмерләргә һәм һәм инде күптән үсмерлек яшеннән чыккан китап фанатларына бәйрәм оештырган. Китап кибетенә йөзәр метрлык чиратлар тезелгән бу төндә. Өйдә калырга мәҗбүр булган үсмерләр әти-әниләрен: «Китапсыз өйгә кайтасы булма», – дип төнге шопингка чыгарып җибәргәннәр.
[caption id="attachment_9234" align="aligncenter" width="744"]
© Rob Stothard/Getty Images[/caption]Дөресен әйткәндә, китапның бу өлеше бик үзенчәлекле – ул театраль пьеса нигезендә бастырылган. Ә пьеса безгә Гарри инде үсеп, Джинни (Ронның сеңлесе) белән тормыш корганнан соң булган хәлләрне тасвирлый. Китапның төп герое – Хогвартс укучысы Альбус Северус – Гарриның улы.
Россиядә китапның инглиз телендәгесен инде августта ук табып булачак. Ә менә рус теленә тәрҗемәсе ноябрь азагында сатуга чыгачак дигән хәбәрләр йөри.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
Нет комментариев