Ялкын
"ГАДЖЕТ"
ТЫЛСЫМЛЫ ШАР
Һәрбер гаджет – уйлап чыгаручының тәҗрибәсе. Танылган Америка галиме Томас Эдисон фәлсәфәсе кызыклы: «Минем уңышсызлыкларым булмады. Мин беркая да илтмәүче биш мең юлны таптым. Нәтиҗәдә, уңышлысына биш мең юлга якынайдым.» (Эдисон кыздыручы лампа уйлап чыгару өчен 11 меңнән артык тәҗрибә үткәрә). Мюнхен университеты студентлары да, күп тәҗрибәләр үткәргәннән соң, Personal Energy Orb дип атала торган «тылсымлы шар» уйлап чыгарганнар. Ул синең монитор артында үткәргән вакытыңны күзәтеп барачак. Компьютер артында озак утырып, физик активлык турында онытып җибәргәнсең икән, шар кызара, сине кисәтә. Бу гына да тәэсир итмәсә, компьютерда эшләүне авырлаштыра, курсор бик әкрен йөри башлаячак. Элеккеге күрсәткечләрне кайтарыр өчен, сиңа урыныңнан торып йөреп килергә, велосипед педальләрен әйләндерергә туры киләчәк. «Тылсымлы шар» синең белән барачак, күпме физик көч түккәнеңне дә саный бит ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
6 марта 2026 - 13:23
КАЗАНДА 1,5 МЕҢ УРЫНЛЫК ЯҢА МӘКТӘП ТӨЗЕЛӘЧӘК
-
5 марта 2026 - 12:42
РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ МАРТ АЕНДА КЫҢГЫРАУ ЧЫЛТЫРАВЫ КЛАССИК МУЗЫКА БУЛЫП ЯҢГЫРАЯЧАК
-
4 марта 2026 - 13:38
РОССИЯКҮЛӘМ ФИНАНС ГРАМОТАЛЫЛЫК БУЕНЧА ОНЛАЙН-ОЛИМПИАДА БАШЛАНДЫ
-
3 марта 2026 - 12:57
2027/28 УКУ ЕЛЫННАН 9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ТАРИХ БУЕНЧА МӘҖБҮРИ ИМТИХАН КЕРТЕЛӘЧӘК
Нет комментариев