Ялкын
«ЭШЛИ-ЭШЛИ БАРМАК АРГАН»
Хәрәкәт дигәннәре бик рәхәт нәрсә икән. Иң мөһиме – ялкаулыгыңны җиңеп, үзеңне хәрәкәт итәргә өйрәтсәң. Бию, йөгерү, су коену, сикерү... – барысы да хәрәкәт. Гаджетлар да техник хәрәкәт аркасында барлыкка килә бит. Көннән-көн камилләшә бара технологияләр. Әле күптән түгел генә «чыбыксыз тычкан»ны күреп, син «ВАУ!» диеп куяр идең, ә бүген инде аның белән беркемне дә гаҗәпләндереп булмый. SoftKinetic компаниясе бармаклар хәрәкәтен «аңлый» торган гаджет тәкъдим итә. Ягъни компьютерда эшләгәндә тычкан бөтенләй кирәкми. 10 см ераклыктан бармаклар белән экранга рәсем ясый аласың, слайдларны да бармак селтәп кенә күчерергә мөмкин. DepthSense 325 дип аталучы әлеге гаджетның видеоконференцияләр үткәрү өчен 2 микрофоны да бар. Фәнни фантастика чынбарлыкка әйләнә башлады. Мине техника белән гаҗәпләндерүе авыр булса да, бу гаджет турындагы видеороликны карагач, үземне киләчәккә эләккән кебек хис иттем.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
-
7 сентября 2026 - 11:50
МӘКТӘПЛӘР АТА-АНАЛАРДАН ДӘРЕСЛЕК, РЕМОНТ ҺӘМ ҖИҺАЗЛАР ӨЧЕН АКЧА ТАЛӘП ИТӘ АЛМЫЙ
-
4 сентября 2026 - 11:46
РОССИЯДӘ ЯШЬЛӘРНЕ ВЕРБОВКАЛАУДАН САКЛАУГА ЮНӘЛДЕРЕЛГӘН «ВЫХОД 31» ПРОЕКТЫ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
4 сентября 2026 - 09:01
9 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАН «ЗАЧЕТ/НЕЗАЧЕТ» ФОРМАТЫНДА БУЛАЧАК
Нет комментариев