Ялкын
БЫЕЛГЫ ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ПРЕМИЯСЕ ЛАУРЕАТЛАРЫ БИЛГЕЛЕ
2017 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Дәүләт премиясе белән бүләкләнүчеләр билгеле булды. Татарстан Президенты каршындагы Дәүләт премияләре буенча комиссия тарафыннан тәкъдим ителеп, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы белән расланган исемлектә бу шәхесләр бар:
1) Маликова Мәдинә Габделхаковна – “Арыш тәме”китабы. Ул үз эченә роман, повесть, хатирәләрне ала. 2014 елда “Ихлас”ААҖ бастырылган.
2) Салихов Харис Салихович - “А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 2008); “Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)” (Казан, “Идел-Пресс” нәшрияты, 2012).
3) Шаһиева Розалина Гомәровна - Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы “Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы” (Казан: “Заман” нәшрияты, 2015).
Быел Тукай бүләгенә 19 кеше тәкъдим ителгән иде. Бүләкләр 26 апрель, Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 131 ел тулу уңаеннан үткәрелгән тантанада тапшырылачак.
//Татар-информ//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев