Логотип Идель
Ялкын

«FAM»: РЕАЛЬ ӘКИЯТ»

Сез кичә-бүген студент булып йөргән кызлар шәхси бию мәктәбе ачкан дисәләр, ышаныр идегезме? Мин үзем, мәсәлән, «Булуы мөмкин түгел», – дияр идем. Юк шул, бик мөмкин икән!  

Борын-борын заманда

...түгел, ә нәкъ безнең көннәрдә, башкалабызның төрле почмакларында яшәгән ди, булган ди бик тә, бик тә биергә яратучы 5-10 яшьлек кызлар: Гөлназ, Алиса һәм Елена.  Алар әле бу вакытта бер-берсенең барлыгын да белмәгән, ә бары телевизордан, радиодан ишеткән көйләренә Майкл Джексон, Джим Керри хәрәкәтләрен кабатлап, әти-әниләренә тамаша күрсәтеп кенә йөргәннәр. Тик күп сулар акса да, алар бу мавыгуларын онытмаганнар. Хип-хоп белән кызыксынуы Гөлназны үсмер чагында мәркәзебезнең бер бию мәктәбенә алып килә. Биредә ул  шоу-балетта биюче кызлар – Елена һәм Алинә белән дуслаша. Күп тә үтми,  әлеге «великолепная тройка» үз төркемнәрен булдыра. Өч дус хип-хоп стилендәге биюләрен видеога төшереп, «Вконтакте» сайтына урнаштырып баралар. Шулай итеп, «FAM» (family – инглизчә «гаилә» дигәнне аңлата) төркеме Казанда популярлык казана башлый. Соңрак биючеләргә үзенең 9 яшьлек кызы Даша белән Алиса Евстратова кушыла. Шушы урында әкият өлеше тәмамлана, чөнки геройлар бер-берләрен табалар.

Чынбарлыкта

Хәзер кызлар инде чын тормышта әкият тудыра башлыйлар. Чөнки, команда составы 7 кешегә җиткәч, кызларда, үзләре әйткәнчә, «акылсыз» фикер туа: ә нигә әле аларга шәхси бию мәктәпләрен ачып җибәрмәскә?! Әти-әниләре балаларының бу теләгенә каршы килмәсәләр дә,  аңа скептик рәвештә карыйлар. Кызлар исә бу эшкә чын-чынлап тотына. Төп инициаторлары Алиса, Лена һәм Гөлназ була. Елена Капинос бу вакытта инде профессиональ хореограф дәрәҗәсенә җитә, ул әзерләгән номерлар белән «FAM» кызлары башкаланың Камал, Бауман урамнарында узган чараларда, төрле флешмобларда катнашалар. Промоутер булып эшләп, мәктәпне ачу өчен «капитал» туплый башлыйлар. Алиса документлар әзерләүне үз өстенә ала. Бергәләп булачак студияне рекламалау өчен видеороликлар уйлап табалар.  Бер ел кырмыскалар кебек хезмәт куйганнан соң, Рәшит Ваһапов урамында «FAM» бию мәктәбе үзенең ишекләрен ача.

Бу елның сентябрь аенда мәктәп үзенең бер яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Бүген инде «FAM» төркеме биюләре – шәһәрдә узган бик күп чараларның «десерты», кызларның укучылары «Созвездие – Йолдызлык» кебек дәрәҗәле фестивальләрнең призерлары. Менә шундый, бер карашка гади генә, тик чынында искиткеч зур җиңүләре бар аларның!

Гөлназ Шакирова, «FAM» бию мәктәбен оештыручы:

Бала вакытымнан ук иҗат белән генә мавыккач, үземне башка өлкәдә күз алдына да китерә алмадым. Мәктәптән соң, Казан мәдәният һәм сәнгать университетына юл тоттым. Режиссура буенча алган белемнәрем эшемдә бик ярдәм итә. Бер ел элек Елена Һәм Алиса белән берлектә (без инде сыналган дуслар) уртак хыялыбызны тормышка ашырдык – бию мәктәбе ачтык. Студиядә акча эшләү максат түгел иде, иң зур теләгебез – гап-гади балаларны, олыларны үзебез яшәгән иҗат дөньясына алып керү. Җәен отчет концертыбызны оештырдык. Мондый мөмкинлек булганда, хәйриячелек белән шөгыльләнү дә начар булмас иде дип уйлап, лейкемиядән җәфаланучы сабыйларга аз булса да матди булышу ниятеннән, Анжела Вавилова фондына юнәлдек. Тамашадан барлыгы 19 000 сум күләмендә акча һәм авыру балалар өчен спонсор бүләкләре җыелды. Киләчәктә хәйрия концертлары оештыру безнең төркемнең матур традициясенә әверелер дип уйлыйм.

 

P.S. Мин әлеге төркемне очраклы рәвештә бер социаль челтәрдә күреп алдым. Гап-гади урта хәлле гаиләдә үскән Казан кызларының бары тик үз көчләре белән генә бию мәктәбе ачуга ирешкәннәрен белгәч, кичекмәстән әлеге язманы әзерләргә керештем. «Моның нәрсәсе бар инде?» диючеләргә җавабым: бүгенге катлаулы заманда 40 тан узган алыптай ирләр дә бернинди ярдәм булмаса, үз эшләрен ачарга куркып йөри. Ә бу япь-яшь кызлар хыялларын чынга ашыру максатына бөтен көчләре белән алынганнар һәм булдырып та чыкканнар. Биюче кызларның кыюлыгына сокланмаслыкмыни?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев