Логотип Идель
Ялкын

"ФӘНСАР" АКАДЕМИЯСЕНДӘ ИНТЕЛЛЕКТУАЛЬ ЯШЬЛӘР КАТНАША"

Яңа уку елы - ул яңа мөмкинлекләр. «Сәләт» яшьләр иҗтимагый фондының «Фәнсар» Академиясендә уку-укыту программасы старт алды. Проект, бу проекттан нәрсәләр алырга мөмкин, аның киләчәге хакында проект җитәкчесе Элина Степанова сөйләп китәр.

- Нәрсә ул «Фәнсар» Академиясе? Әлеге проект ни белән кызыклы?

- «Фәнсар» Академиясе – уку-укыту проекты, ул белемгә, фәнгә омтылучы яшьләр өчен уйлап табылды. Биредә укучыларга мәктәп программасында каралмаган белем бирелә. Академия көндезге һәм читтән торып уку мәктәбе форматында эшли. Мөгаллимнәр буларак Татарстан Республикасының әйдәп баручы югары уку йортларының аспирантлары һәм укытучылары сайлап алына. Шулай ук Академия кысаларында онлайн мәктәп тә эшләп килә. Бу интернет мәйданчыкларда махсус вебинарлар үткәрү өчен бер дигән мөмкинлек. Тагын «Сәләт» йортында ачык семинарлар, фәнни түгәрәкләр уздырыла, «IT-лаборатория» үз эшчәнлеген алып бара, Академиянең иң яхшы күрсәткечләргә ирешкән укучылары өчен махсус көзге һәм язгы сессияләр оештырыла.

- Академиягә ничек нигез салынды?

- 2002-нче елда «Фәнсар» кышкы сессиясенә бардым. Нәкъ менә шунда үзем өчен КФУның Хисаплау математикасы һәм кибернетика (ВМК) факультетына укырга керәм дип карар кылдым. Шулай ук монда мәктәп программасында булмаган шактый күләмле мәгълүмат та күзгә ташлана иде. Югары уку йортын тәмамлагач, әлеге сессияләрдән ел дәвамында эшли торган мәктәп булдыру уе белән яна башладым. Менә шулай «Фәнсар» – Академиягә әверелде. IT-технологияләргә һәм булган мөмкинлекләребезгә таянып дистанцион белем бирү платформасын да булдырдык. Аның

ярдәмендә Республикабызның теләсә кайсы районында яшәүче мәктәп укучысы интернет ярдәмендә безнең дәресләребезгә кушыла ала.

- Быел Академиянең яңа мәйданчыгы – изге Биләр музей-тыюлыгында урнашкан «Фәнсар» шәһәрчеге пәйда булды. Биредә эшчәнлек ничек алып барылачак?

- «Фәнсар» фән һәм академия шәһәрчеге – безнең өчен зур мөмкинлекләр территориясе ул. Мәктәп укучыларының язгы һәм көзге каникуллары вакытында биредә сессияләр уздырачакбыз. Шулай ук олимпиадаларда катнашканнар өчен төрле юнәлешләрдә булган фәнни ял көннәре дә үткәрергә уйлыйбыз.

- Академиянең командасы белән дә таныштырып үт әле.

- Бүгенге көндә «Фәнсар»ның командасы – укытучылар. Ә безнең мөгаллимнәр — үз эшләре белән янып-көеп йөрүче, белемнәре белән кызыклы форматта бүлешергә әзер торучы Казан шәһәренең югары уку йортлары аспирантлары һәм укытучылары. Быел әле команданы тагын да зурайтырга уйлыйбыз: балалар белән эшләргә әйдаманнар составы да туплаячакбыз. Алар фән сөюче яшьләргә теләсә кайсы минутта ярдәм күрсәтергә әзер торырга, юнәлешләрен сайларга булышырга тиеш булачак. Шулай ук уку-укыту чараларын үткәрергә ярдәм итү өчен волонтерлар да җыябыз. Тулаем алганда, «Фәнсар» Академиясенең командасы – интеллектуаль һәм дөньяны яхшы якка үзгәртергә әзер булган яшьләр төркеме ул.

- Әлеге яшьләргә теләкләрең?

- Укыгыз. Көчегез, теләгегез, вакытыгыз булганда нәрсәгә өйрәнеп була – берсен дә читтә калдырмагыз. Үзлектән тырышыгыз, өйрәткәнне көтеп тормагыз. Беренче булыгыз, уңышлы булыгыз, безнең белән булыгыз! Фән сөюче, уңышлы шәхес булырга теләүче 9-11-нче сыйныф укучыларын һәм тәҗрибәләре белән уртаклашырга әзер булган укытучыларны көтеп калабыз!

Теркәлү https://docs.google.com/forms/d/1OMZqTvkKVnBd3EHPbZS6bH2JRGwpa4cEmeFUZIB8I_E/viewform!

[gallery size="full" ids="3315,3317"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев