Ялкын
"ФӘНИС ҖИҺАНША ТӘКЪДИМ ИТӘ"
УКЫ
Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәрен укырга тәкъдим итәм. Балачактан таныш бу хикәя безгә тугрылык, җан ияләренә карата мәрхәмәтлелек кебек матур хисләрне күрсәтә. Кеше тирә-юне белән гармониядә булса гына бәхеткә ирешә ала. Без дә моңа өйрәнсәк иде.
ТЫҢЛА
«Сак-Сок» төркемен. 1990 елларда Чаллы егетләре, The Beatles, Rolling Stone һәм Deep Purple төркемнәрен тыңлап, татарча җырлаган рок-төркем төзергә тели. Һәм булдыралар да! Милли моңнарны рок белән кушып булмый, дисеңме – «Сак-Сок»ны тыңлап кара.
КАРА
«Гладиатор» фильмын карарга (режиссеры Ридли Скотт, 2000) тәкъдим итәм. Әлеге картина бөек Рим империясе заманнарына алып кайта. Тамашачы яугир Максимус һәм аның курку белмәс гаскәре белән таныша. «Гладиатор»ның иң мөһим ягы – бу фильм туган илеңне, нигезеңне онытмаска өйрәтә. Кайда гына булма, кайсы гына мохиткә ташламасын сине язмыш – үз-үзеңне югалтмас өчен тамырларыңны тоярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев