«ЕВРОВИДЕНИЕ НӘТИҖӘЛӘРЕН ГАМӘЛДӘН ЧЫГАРАЛАР?»
Бөтен дөнья 3 көн элек булып узган Евровидение турында сөйли, кем нинди җыр җырлаган, ничек киенеп чыккан, кайсы ил кем өчен тавыш биргән һ.б. Тавыш бирүгә бәйле фикер төрлелеге дә бар. Мәсәлән, Ереванда яшәүче Артур Оганесян Халыкара «Евровидение-2016» конкурсының нәтиҗәләрен кире карауны таләп иткән петиция белән чыккан. Петиция Change.org сайтында бар.
Әлеге мөрәҗәгатьне Бөекбритания, Франция, Германия, Испания, Австралия, Сербия, Швеция, Россия, Украина һәм башка ил тамашачылары да хуплаган. Хәбәр чыгар алдыннан петициягә 81 меңнән артык кеше кул куйган иде инде. Документ рәсмиләштерелсен өчен тагын 68 меңнән артык кешенең катнашуы кирәк.
Ә син тавыш бирү гадел булды дип саныйсыңмы?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 июня 2026 - 13:45
ROBLOX РОССИЯДӘ ЯРТЫ ЕЛЛЫК БЛОКИРОВКАДАН СОҢ КАБАТ ЭШЛИ БАШЛАДЫ
-
10 июня 2026 - 09:34
ТАТАРСТАНДА 4,6 МЕҢ МӘКТӘП УКУЧЫСЫ КАТНАШЫНДА «СӘЛӘТ» ЯШЬЛӘР ФОРУМЫ УЗАЧАК
-
9 июня 2026 - 11:31
«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО» ФЕСТИВАЛЕНӘ ГАРИЗА БИРЕРГӘ ӨЛГЕРМӘДЕГЕЗМЕ?
-
9 июня 2026 - 11:28
«КҮРШЕ ФЕСТ»: ТАТАРСТАНДА КҮРШЕЛӘРНЕ БЕРЛӘШТЕРҮЧЕ ФЕСТИВАЛЬ
Нет комментариев