Логотип Идель
Ялкын

"ЭТНО-ДЖАЗ?!"

80 нче еллар башында Советлар Cоюзы территориясендә “Сак-сок” музыкаль төркеме гаять популяр коллектив иде. Энтузиаст Чаллы егетләре үз милләтләренең музыкасын популярлаштыру өчен татар халык җырларын заманча аранжировкага куеп, күп тамашачыларның мәхәббәтен яулады. Ул вакыттан соң инде еллар узды. Аларның эшен хәзер дә дәвам итүчеләр байтак. Шулар арасында танылган гитарист, аранжировщик Азат Гыйльметдиновның үз урыны бар.  Күпләребезгә ул “Azan Project”, “Dervish Dance” “Кардәшләр” төркемнәре аша таныштыр. Ул соңгы арада “Яңгырым”, “Мәхәббәт сынаулары”, “Сагыну” хитлары белән музыкаль олимпка килеп керде, “Азат” дигән яңа төркем төзеп, ул быел “Тынычлык яратылышы” фестивалендә татар музыкасы данын яклады! Азат хәзер бер елга якын Казан шәһәрендә яши икән...

  - Азат, моңарчы кайларда югалып тордың? Музыкаңны бер дә ишетмәдек диярлек...

Мин берничә ел элек Мәскәү шәһәренә китеп бардым. Дөресен әйткәндә моңа танылган музыка тәнкыйтьчесе Артемий Троицкий сәбәпче булды. Казанда яшәгәндә туганым Рөстәм Әхмәтгәрәев белән “Dervish Dance” этно-джаз юнәлешендә иҗат итүче төркем оештырып җибәргән идек. Шуны Артемий ишетеп алды да үз көчебезне башкалада сынап карарга тәкъдим итте.  Мәскәүдә башта, альтернатив клубларда чыгыш ясап, танылу яуларга туры килде.

- Татар музыкасы күпне күргән һәм ишеткән Мәскәү тыңлаучысы арасында нинди хисләр уятты?

Алар аны үзенә күрә бер яңалык кебек кабул иттеләр, чөнки һәрбер музыканың татлы җимеше шунда ки – оригиналь уйнау, җырлау ысуллары табуда! Моңарчы татар музыкасын бөтенләй диярлек ишетмәгән мәскәүлеләр безне бик игътибар белән тыңладылар. Аннан соң без күп кенә танылган музыкаль студияләрдә аранжировка, тавыш яздыру серләренә төшендек. Моннан тыш, “Паззл”, “ZETTA” төркемнәрендә уйнадым. Казанда яшәсәм дә, мин әле дә аранжировка белән шөгыльләнүне дәвам итәм. Хәзер бит интернет заманасы. Мин үзем язган музыканы, өзекләрне глобаль челтәр аша Мәскәүгә тапшырып барам. Тормышымда берни дә үзгәрмәде диярлек. Гомумән, интернет ул – бик файдалы җайланма. Хәзер бит инде беркем дә дисклар сатып алырга ашыкмый. Алга киткән тыңлаучы музыканы интернеттан алуны кулайрак күрә.

- Менә син этно-джаз дисең... Мондый авыр жанрда иҗат итү өчен илһамны нинди чыганаклардан алырга туры килде?

Казан консерваториясендә укыган вакытта ук мин борынгы, ата-бабаларыбыздан калган мөнәҗәтләр, бәетләр белән кызыксына башладым. Тәҗрибәмнән чыгып әйтә алам: менә шул борынгы авазларга әйләнеп кайту – татар музыкасын Европага, дөньяга чыгару өчен бердәнбер мөмкинлек. Традицион булмаган музыканы милли мотивлар белән кушып эшләргә кирәк. Мисалга Зөлфия Камалова, Мубайны китерә алам. Хәзерге вакытта Казанда иҗат иткән “Азат” төркемен дә шулар арасына кертергә була. Әле күптән түгел генә оешкан булсак та, халыкара фестивальдә чыгыш ясау мөмкинлегенә ирештек, “Лепрекон” клубында концерт бирдек, Казан клубларында чыгыш ясап торабыз. Әгәр безне шулай еш чакырып торалар икән – димәк, татар музыкасы тыңлаучыларга кызык.

- Хәзер татар эстрадасын нык тәнкыйтьлиләр. Синең дә моңа карата үз фикерең бардыр...

Татар эстрадасының “чәчәк атуы” 80 нче еллар азагы, 90 нчы еллар башына туры килә. Нәкъ менә шул вакытта “тере” тавышка башкарыла торган яхшы сыйфатлы җырларга алмашка синтезаторда эшләнгән музыка килә. Бу җырчыларга фонограмма астында җырларга мөмкинлек ачты. Сәхнәдә барабаннар, бас-гитара булмавына хәзер беркем дә игътибар итми (аның каравы, фонограммада аларның тавышы ишетелә). Безнең телевидение һәм радиодан бер үк шагыйрьләр һәм композиторлар язган, “бер көнлек” шлягерлар яңгырый. Хәзер аз гына вокал сәләтләре булган кеше дә популяр автордан җыр сатып алып сәхнәгә чыга ала. Музыкаль студияләр бу юлны үзләре сайлаганнар, алар поп-музыка жанрының санын махсус арттыралар һәм шуның нәтиҗәсендә тыңлаучының сайларга мөмкинлеге калмый. Бу, әлбәттә, сыйфатка бик нык тәэсир итә. Талантлы, яшь, моңлы җырчылар популярлык казану теләге белән эстрада форматына туры килергә мәҗбүр. Әгәр дә фонограмма турында закон чынлап та эшли башласа, бу хәл татар музыкасы торышын бик нык үзгәртер иде. Профессиональ музыкаль төркемнәр барлыкка килер иде. Күпме талантлы музыкантлар, үз милләтендә танылу ала алмагач, Татарстаннан китеп барды – санап бетергесез.

  • Ләкин шулай да эстрадага җавап булып хәзер татар альтернатив музыкасы тора бит. Аның үз тыңлаучылары бар. Гадәттә, бу шәһәр яшьләре. Бәлки, дөрес юл шундадыр?

  • Казанга килгәч үк, мин аларны ишетү бәхетенә ирештем. Алар гаҗәеп энтузиастлар һәм бик оста музыкантлар. Кызганыч, әлегә аларның иҗаты энтузиазмага гына корылган шул. Әйе, рок, рэп – татар өчен бөтенләй ят юнәлешләр. Хәзер альтернатив музыканы сату нокталарында, радиода ишетүе бик авыр. Алар киң тамашачыларга юнәлтелмәгән. Актив, татар эстрадасын принципиаль рәвештә кабул итмәүче татар яшьләре бу музыканы интернеттан ала. Әлбәттә, музыканың төрлесе бар, ләкин алар барысы да бер идеягә юнәлгән булырга тиеш. Һәм бу идея – татарлыгыбызны, телебезне саклап калу. Үземнең дә Казанга кайтуымның төп сәбәбе - балаларымны татар мөхитендә үстерү һәм үз телебездә сөйләштерү. Олы кызыбыз Эльнара быел Казан мәктәбенең беренче классына укырга керде. Махсус шушы вакыйга алдыннан Казанга кайттык та инде. 4 яшьлек улыбыз Рөстәм татарча җырлап йөри. Әле кечкенә булса да, аның инде баш миенә татар сүзләре, татар мотивлары сеңеп калган. Әгәр дә татар музыкасы әйләнә-тирә мохитта гел ишетелеп торса, тел дә сакланачак дип уйлыйм.


БЕЛЕШМӘ

АЗАТ төркеметатар телендә этно-рок башкаручы Казан коллективы. Төрки мелодика һәм заманча (арт-роктан алып ска-панкка кадәр) яңгыраш кушылмасы төркемнең төп иҗат идеясен чагылдыра: Көнчыгыш һәм Көнбатышның мәдәни мирасын берләштерү. Төркем җитәкчесе – Азат Гыйльметдинов  – профессиональ музыкант, композитор. Коллектив 2010 елның язында, Азатның фикердәшләре килеп кушылу белән, тәмам тупланып бетте. Үз стилен егетләр tatarSka-punk дип атый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев