Логотип Идель
Ялкын

ЭЛВИН ГРЕЙ - РАДИК ЮЛЪЯКШИН: ИНТЕРВЬЮ

Бүген, Радик Юлъякшинның концертлары Казанда гөрләп барган көннәрдә, кешеләр билет таба алмый аптырап беткәндә, 2012 елда "Ялкын"да чыккан әңгәмәгә юлыктык та, сезнең белән дә бүлешәсе килеп китте. Димәк, икәү сөйләшә: Раилә Хәялиева ("Ялкын"нан) һәм Радик (Elvin Grey):



грей1Радик, нигә сәхнә өчен нәкъ менә Элвин Грей исемен сайладың?


ГРЕЙ сүзе миндә, грей расасыннан булган  кечкенә яшькелт-соры инопланетяннар белән ассоциация тудыра. Физикада грей үлчәм берәмлеге  радиация йотылу күләмен белдерә. Менә мин дә Россия эстрадасына “чит планетадан” килеп кердем. Дөресрәге, башкалар миңа шулай карый. Гомердә булмаган хәл бит: татар-башкорт эстрадасыннан ниндидер бер малай Россия сәхнәсенә чыксын әле! Минем татарча, башкортча җырларымны инопланетяннар репертуары сыман кабул итәләр. Сәхнәгә чыккач, мин тамашачыларымның уңай энергияләрен «йотам» һәм үзем дә аларга уңай энергетика гына таратырга тырышам. Ә Элвин... (рәхәтләнеп көлә) мин бит борындык, мине борындык Элвинга охшатмыйсызмыни?!







грей 2Карьераңны ничек башладың һәм бүген кайсы баскычта басып торасың?


Әни мине 11 яшьтә курайчылар түгәрәгенә яздырган иде. Курайга кагылуга ук аңладым – бу минем дөнья! Ләкин музыкаль белемне алга таба үстерү мөмкинлеге булмады шул. 12 яшемдә гаиләне кайгыртучы бердәнбер ир кеше булып калдым. Башта йөк ташучы булып эшләп карадым. Ай-һай, күпме генә тырышсам да, бу эшкә көчем җитми иде. Җыр язып карарга булдым. Бу турыда кечкенәдән үк хыяллана идем инде. – Р.Ю. Төрле концертларда катнашып, Башкортстан авыллары  буенча гастрольләрдә йөри идем. Шул рәвешле гаилә өчен акча эшли идем.  Берничә ел эчендә 3 альбомым чыкты, 2 концертымны оештырдым. Аннан NEXT проекты барлыкка килде. Һәм мин бию музыкасы белән шөгыльләнә башладым. 2008-2010нчы елларда Башкортостанда иң яхшы җырчы булып танылдым. 2012нче елда «Туган тел» каналы (Тат-Баш TV)   версиясе буенча «Елның иң яхшы яшь җырчысы» исемен алдым. Бу уңыш көтелмәгәндә булды.  Узган ел буе «Ашкына гомер» җыры татарча хитларның 10 ТОПлыгыннан төшмәде.  Җырларга төшерелгән клипларны башкорт телеканалларында әйләндерәләр.







Ә Мәскәүне яулавың?..                     


Минем хыяллар Мәскәүдә генә чынга ашарга мөмкин иде! Мәскәүдә бик тә Алена Высоцкаяны очратасым килде. («Не родись красивой» сериалында «Вижу тебя» җырын ишеткәнең бардыр.) Мин аны Россия эстрадасында иң шәп вокалистка дип саныйм. Эзләдем. Таптым. Дуэт җырларга тәкъдим иттем. Аңа башта шок булды. Аннан ризалашты. Мин бар дөньяны бетереп җыр эзли башладым.  Мин эзләгән җырның авторы – «Краски» төркеменең продюсеры, хәзер АКШта Лос-Анджелеста яшәп ятучы Алексей Воронов булды.  Бу өлкәдә эшләүче акыллы кешеләр кисәттеләр: Россия эстрадасына беренче омтылышта ук эләгергә телисең икән, үзеңә игътибар җәлеп итәргә кирәк. «Это любовь» җырына клип төшердек, аны МЬЮЗИК БОКС каналында әйләндерә башладылар, аннан тагы бер шактый гаугалы клип төшердек. Клипларым акрынлап ELLO, МУЗ-ТВ каналларында, YouTube та популярлашып китте.







грей 3






Музыкадан кала...


...фитнес, велоспорт, йөзү  белән шәгыльләнәм.Үземне идеаль формада тотасым килә. Фанатларыма минем өчен кызарырга туры килмәсен.



«Вконтакте»дагы фотоларыңны да «мин сине яратам», «син иң әйбәт егет» кебек сүзләр белән сырлап бетергәннәр. Фанатлар арасында кызлар бик күп бугай?!


ФАНАТ сүзенә бик негатив карыйм. Минем дусларым күп һәм мин алар белән горурланам!



грей 4Синең яшьтәшләреңнең бүген нинди проблемалары бар дип уйлыйсың?


Мин ул проблемаларны үземнең клипларымда чагылдырырга тырышам. Тик чишү юлларын гына күрсәтеп бетерә алмыйм әле.



Җырчы үзенең публикасын тәрбияләргә тиешме?


Публиканы мәктәп һәм әти-әни тәрбияли. Ә җырчы үзенең тамашачысын иҗаты белән куандырырга тиеш дип уйлыйм.



Стенада кемнең постерлары?


Бөтен диварым  киләчәккә планнар, көндәлек эшләр язылган кәгазьләр белән тулган.







Тагын укырга:


НАИЛ ТАБАНАКОВ БЕЛӘН ӘҢГӘМӘ

ВЕНЕРА ГАНИЕВАНЫҢ ТОРМЫШ КАНУННАРЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев