Логотип Идель
Ялкын

«ЭЛИЗА КОУЛ: «МЕДАЛЬЛӘР ӨЧЕН АЕРЫМ БҮЛМӘ БУЛДЫРАЧАКМЫН!»


29 яшьлек Элиза Коул 25-29 яшьлек катнашучылар арасында “Мастерс” категориясендәге Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатында суга сикерү буенча 3 финалда җиңү яулады. Австралия кызы трамплинда һәм каланчада чыгыш ясады һәм 282.15, 335.45 һәм 331.40 баллар туплап, башкалардан күпкә алга китеп, пьедестал түренә менде. Сүз уңаеннан, Коул өчен бу әле беренче генә “Мастерс”.Элиза тренерының исемен “Bruce Prance” дип язарга куша, шулай итеп үз уңышларын аныкы дип атый. Гадәти Австралия кызыныкы кебек, аның да күзләре яна, йөзендә елмаю балкый һәм бүләкләүдән соң, пьедесталга башка спортчыларның менүен күзәтә.Элиза күбрәк каланчаны үз итә, әмма зур практикасы булмавын белдерә. Ярышларга атнага 3 тапкыр әзерләнә.

 - Күрсәткечләрегез яхшы, нигә үзегезне профессиональ спортта сынап карамыйсыз?

- Мин кирәкле дәрәҗәдә көчле түгел, “Мастерс”тан кала башка ярышларда катнашу өчен профессиональлегем җитми. Күпкә катлаулырак сикерешләр ясарга кирәк.

- Тормышта нәрсә белән шөгыльләнәсең?

-Мин табиб, гомуми практикада гаилә врачы булып эшлим.

- Күптән чыгыш ясыйсыңмы?

- Мин 12 яшемдә сикерә башладым, мәктәптә һәм алга таба да бу шөгыльне дәвам иттем, чөнки бик ошады. Яшүсмер чакта мин йөздем, хәзер дә кайчак булгалый. Әмма күбрәк сикерүне үз итәм – ул бик җәлеп итә, адреналин да күбрәк.

 - Тренер белән шөгыльләнәсеңме?

- Җитди рәвештә мин инде 14 ел әзерләнәм, шушы вакыт аралыгында миңа бер тренер булыша, ул искиткеч кеше!

 - Чемпионаттагы көндәшләрең турында нәрсә әйтә аласың?

- Алар бик көчлеләр. Россия сикерүчеләре әйбәт, шәп спортчылар.

 - “Мастерс”та синең тарихын ничек башланды?

- Мин 10 ел буе Австралиядәге “Мастерс” милли чемпионатларында катнаштым, һәм дусларым миңа бу турнир турында сөйләделәр. 30 яшем тулганчы бирегә килергә һәм чыгыш ясарга бик теләдем. Минем категориядә көндәшлек көчлерәк.

- Австарлия ягыннан нинди дә булса булышлык булдымы?

- Миңа форма бирделәр, калганын үзем оештырдым.

 - Гаиләгез көч биреп торамы?

- Алар миңа шалтыратып, мине котлап тордылар!

 - Синең Россиягә беренче тапкыр килүеңме?

- Әйе. Биредә бик әйбәт. Озаграк торасы килә, әмма өйгә кайтырга кирәк, эш һәм ирем көтә. Без 1 ел бергә тормыш итәбез. Ирем минем бәйсез, көчле булуымны һәм сәяхәт итәргә яратуымны белә, шуңа күрә минем өчен борчылмый.

 - Киләсе Чемпионатта без сине күрәчәкбезме?

- Бик теләп! Киләсе турнир Будапештта, кызык булачак! Австралиядән күбрәк катнашучы килсен иде дип телим.

 - Каланчада басып торганда ниләр уйлыйсың?

- Мин сикерү алдыннан үз-үземне кулга алырга, югарырак сикерергә һәм суга яхшы итеп чумарга тырышам.

- Медальләр өчен тартма булдырдыгызмы инде?

- Берничәү бар! Киләчәктә, өем зуррак булгач, медальләр өчен аерым бүлмә булдырачакмын! (көлә).

- Хай-дайвинг турында ни уйлыйсыз?

- Бик әйбәт булыр иде. Әмма күнегүләр ясау өчен каян кыя табыйм? (көлә). Кемдер мине өйрәтергә тиеш, бу бик кызык!

- Казандагы Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатын карадыңмы?

- Әйе, әмма биредә түгел, ә өйдә, телевизор аша.

 - Милли җыелма командадан Мэддисон Кинины беләсеңме?

- Әлбәттә, ул Перт шәһәреннән, минем дус кызым! Хәзер ул Квинслэндта яши, әмма Пертта үсте, Көнбатыш Австралиядә. Мин аны кечкенә чагыннан беләм. Балачакта без еш ярыша идек.

- Австралиядә бу спорт төренә мөнәсәбәт нинди?

- Сикерү Австралиядә артык җәелмәгән. Халык ярышларны карарга яратса да, алар турында күп белми. Әмма бик танылган спортчы Мэттью Митчем бар – бөтенесе дә аның исемен белә, ул Олимпия уеннарында алтын медаль яулады. Бу спорт төре безнең илдә күбрәк танылса әйбәтрәк булыр иде.






    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

    Нет комментариев