Логотип Идель
Ялкын

«ЭКСТРЕМАЛЬ ҖИҢҮ ҺӘМ РЕКОРДЛАР ӨЧЕН КӨРӘШ КӨНЕ»

5 нче август тарихка Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты кысаларында хай-дайвинг буенча соңгы ярышлар көне һәм ватерполочыларның медаль өчен ярышлары белән истәлекле булып кереп калачак. Йөзүгә килгәндә, ДЧ-2015 җанатарлары Чех, Пити һәм Ледеки исемнәрен ятлап калырга тиешләр, чөнки бу исемнәр Чемпионат тарихына алтын хәрефләр белән язылды.
Казансу елгасының планетаның иң көчле спортчыларының 27 метрлы каланчадан сикерү финалындагы кебек ажиотажны беркайчан күргәне булмаган иде әле.

Британияле Гэри Хант, Барселонада узган Дөнья чемпионатында 3 нче урынны гына алганнан соң ике елга хай-дайвингтан китеп торган булган. Казанда исә аның, чынлап та, триумфаль кайту булды. Экстремал өчен сезон әле ябылмаган, шулай булгач, тамашачы әле чемпионнан яңа сюрпризлар көтә ала.

ДЧ-2015. Хай-дайвинг.

Ир-атлар. Каланча, 27 м.

1. Гэри Хант (Бөекбритания) – 629.30

2. Бернал Паредес (Мексика) – 596. 45

3. Артем Сильченко (Россия) – 593.95

“Казан Арена” бассейнында бүгенге көн ярышлары кысаларында беренче алтынны Венгрия спортчысы Ласло Чех алды, баттерфляй белән 200 метрга йөзүдә ул финишка иң тиз килүче булды. Алдагы көнне ул баттерфляй белән 50 метрлы арага йөзүдә бронза медальне башка бер спортчы белән бүлешкән иде, һәм җиңүнең кул сузымында гына булуы аны тагын да дәртләндереп җибәргән булса кирәк. 5 тапкыр Олимпия чемпионы булган егеттән тагын ни көтәсең?

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Баттерфляй, 200 м.

1. Ласло Чех (Венгрия) - 1:53.48

2. Чад ле Кло (Көньяк Африка Республикасы) - 1:53.68

3. Ян Свитковски (Польша) - 1:54.10

Тиңдәшсез Кэти Ледеки – ирекле стиь белән 200 метрга йөзүдә Дөнья чемпионкасы. Казанда ирекле стиль белән 1500 метрга йөзүдә әлеге америкалы инде дөнья рекорды куйды, аңа ирекле стиль белән 400 метрга йөзүдә дә пьедестал биеклегенә менү насыйп булды.

ДЧ-2015. Йөзү

Хатын-кызлар. 1500 м., ирекле стиль.

1. Кэти Ледеки (АКШ) - 15:25.48

2. Лорен Бойл (Нидерланд) - 15:40.14

3. Богларка Капаш (Венгрия) – 15:47.09

Адам Пити брасс белән 50 метрга йөзүдә финал ярышында алтын медаль алды. Британия спортчысы үзен Казанда бик яхшы яктан күрсәтте: 50 метрда ярымфиналда дөнья рекордын яңартты, брасс белән 100 метрга йөзүдә финал җиңүчесе булды. Йөзүче үзен җиңүгә Казан тамашачылары этәргәнен дә әйтеп узды, димәк, бу медальдә тамашачыларның да өлеше бар.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Брасс. 50 м.

1. Адам Пити (Бөекбритания) - 26.51

2. Кэмерон Ван дер Бург (Көньяк Африка Республикасы) - 26.66

3. Кевин Кордес (АКШ) - 26.86

Сунь Ян исә ирекле стиль белән 800 метрга йөзүдә Дөнья чемпионы булды. Кытай спортчысы йөзү буенча финалларның иң беренче көнендә 400 метрга йөзүдә дә алтын медаль, соңрак исә 200 метрга йөзүдә көмеш медаль алган иде инде.

ДЧ-2015. Йөзү

Ир-атлар. Ирекле стиль, 800 м.

1. Сунь Ян (Кытай) - 7:39.96

2. Грегорио Палтриньери (Италия) - 7:40.81

3. Мэк Хортон (Австралия) - 7:44.02

Бөекбритания җыелма командасы 4х100 метрга катнаш кушма эстафета финалында алтын медальгә лаек булды һәм берочтан әле иртә белән генә Россиянеке, көндез исә америкалыларныкы булган дөнья рекордын яңартты.

ДЧ-2015. Йөзү

Катнаш эстафета 4х100, микст.

1. Бөекбритания - 3:41.71

2.АКШ- 3:43.27

3. Германия - 3:44.13

АКШ җыелма командасы ДЧ-2015 кысаларында су полосы буенча хатын-кызлар турнирында беренче финалист булды. Хәлиткеч матчта гамәлдәге Олимпия чемпионнары турнирда җиңелү белми торган австралиялеләрне җиңделәр.

ДЧ-2015. Су полосы.

Хатын-кызлар. Ярымфинал.

АКШ – Австралия – 8:6 (2:2, 3:3, 1:0, 2:1)

Финалга юллама алган икенчеҗыелма команда – голландиялеләр. Аларга хәзер титулга дәгъва көрәшен Америка ватерполочылары белән уздырырга туры киләчәк.

ДЧ-2015. Су полосы.

Хатын-кызлар. Ярымфинал.

Италия – Голландия – 5:5 (0:2, 1:3, 1:0, 3:0) (4:5 – пенальти буенча)

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев