Логотип Идель
Ялкын

«ДОЗОР»ЛЫ АПРЕЛЬ»

17 апрель көнне «Татар-дозор» квест уены узды. Өч йөздән артык кеше командаларга бүленеп, алдан билгеләнгән маршрут буенча йөреп, сәүдә нокталарында һәм кафеларда татар теле кулланылыш дәрәҗәсен тикшерде. Акциянең төп максаты – Татарстан Республикасында икетеллелек турындагы законның үтәлешен өйрәнү, милли мирасны саклау, татар теленең даирәсен киңәйтү, укучыларның иҗадилыгын арттыру.


Маҗаралы уен быел сигезенче тапкыр үткәрелде. Катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Быел, сайлау турын үтеп, Казанның һәм Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 45 гариза кабул ителде.


31 команда Казанның тарихи урыннарын үтеп, төрле иҗади биремнәр эшләделәр, мәсәлән: флешмоб, шәһәрнең тарихына кагылышлы табышмакларга җавап бирү һ.б. Һәр пункттагы бирем Казан тарихы һәм татар әдәбияты белән бәйле булды - быелгы квест-уенның үзенчәлеге шунда. Катнашучылар «Гыйлем» фәнни-популяр медиа-проекты тарафыннан оештырылган биремдә фәнни терминнарны татарчага тәрҗемә итте; шулай ук арт-перфоманс оештыру, кинофильмга сценарий язу, «Билайн» компаниясеннән конкурста катнашу, күренекле татар эшлеклеләре яшәгән урыннар белән танышу мөмкин булды. Ә иң мөһиме, һәркем Бауман урамында үтәчәк масштаблы флешмобта - зур «Ә» хәрефе ясауда катнаша алды.


Квест җиңүчеләре 26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең төп өлешендә бүләкләнәчәк.минтатсой 2016 (13)


«Тяжело с татарским» антипремиясе


Оештыручылар тарафыннан акция дәвамында кибетләр, сәүдә һәм сервис тармакларында татар телен инкарь иткән оешма исемлеклекләре төзелә.


Акция оешмаларның эшчәнлегенә уңай тәэсир итә. Мәсәлән, былтыргы «Тяжело с татарским» дигән антипремиягә лаек булган оешмалар (Опера һәм балет театры сайты, Симфоник оркестры сайты һәм «Әкият» курчак театры сайты) татар телен кулланылышка кертте.


Быелгы премия лауреаты әлегә сер булып кала. Аның исеме гала-концерт вакытында билгеле булачак. Ел саен антипремия үз нәтиҗәләрен күрсәтә, оешмалар ике дәүләт телен дә файдаланып эш итә башлыйлар.


Яшь архитекторларның урам күргәзмәсе


26 апрель көнне «Мин татарчасөйләшәм» акциясе кысаларынңа Бауман урамында беренче тапкыр татар кульязмасына багышланган архитектур формаларның урам күргәзмәсе узачак. Шәһәр дизайнында яшь архитекторлардан татар хәрефләре һәм сүзләре яңа формада тәкъдим ителәчәк.минтатсой 2016 (9)


Гала-концерт


Акция уңаеннан республикабызның зур шәһәрләрендә концерт туры оештырылачак. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе Әлмәттә - 23нче апрель, Яр Чаллыда - 24нче апрель һәм Казанда 26нчы апрельдә үткәреләчәк. Шәһәрләрнең үзәк урамнарында татар альтернатив музыка башкаручылары катнашында зур концертлар карап булачак.


Ә «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты 26 нчы апрель (сишәмбе) - Габдулла Тукай туган көнне узачак. Бу көнне 16:00 сәгатьтә Бауман урамында концерт кына түгел, ә яшь архитекторларның урам күргәзмәсе, төрле конкурслар, буклетлар һәм акция логотиплары ясалган ябыштыргычлар тарату һәм башка чаралар да узачак.


Шулай ук Россиянең бүтән регионнарыннан да кунаклар - Башкортстанның татар һәм башкорт яшьләре, Марий-Эл һәм Удмуртия республикасыннан, Саратов, Ульяновск һәм Киров өлкәләреннән һ.б. шәһәрләрдән актив яшьләр килер дип көтелә.


Традиция буларак, «Мин татарча сөйләшәм!» концерт программасы быел да тере татар музыкасына һәм яшь башкаручыларга багышлана.


Акциянең музыкаль бизәлеше - лейбл Yummy Musicтан. K-Ru&Ittifaq, Илгиз Шәйхразиев, Оскар&C7C5, Рәдиф Кашапов, Зарина Вилданова һ.б. ул көнне бер сәхнәдә чыгыш ясаячаклар. Шулай ук акция кысаларында тере музыка конкурсы да үткәрелгән иде; аның нәтиҗәләре буенча инде үз тамашачысын табарга өлгергән «ALTAN» һәм  «Yellow Side» реп-төркемнәре, Эльнар Байназаров,« Асылташ», «Baradj» һәм «Juna» төркемнәре дә танылган җырчылар белән беррәтән чыгыш ясаячак.


[gallery size="full" columns="2" ids="7661,7659"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев