Логотип Идель
Ялкын

«ДМИТРИЙ САУТИН: «БУ - МИНЕМ ТОРМЫШЫМДАГЫ ИҢ ЯХШЫ ЧЕМПИОНАТЛАРНЫҢ БЕРСЕ»

Суга сикерү буенча тарихта бердәнбер 8 Олимпия медале иясе, Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Илчесе Дмитрий Саутин узган Дөнья чемпионатыннан алган хис-кичерешләре белән уртаклашты.

- ДЧ-2015 Илчесе буларак, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау буенча нинди эшчәнлек алып барасыз?

- Казанда гына түгел, барлык төбәктә, Мәскәүдә – кешеләр спорт белән күпме күбрәк шөгыльләнсәләр, милләт шулкадәр сәламәтрәк булачак. Советлар Союзында шулай булган, хәзер дә шулай булыр дип ышанасы килә. Татарстанда бөтенләй ажиотаж булыр дип уйлыйм, Дөнья чемпионатыннан соң спортка килүче балалар бик күп булачак.

- “Мастерс” категориясендәге чемпионат кызган чак, анда катнашырга теләгегез булмадымы?

- Булды, билгеле, әмма барып чыкмады, бик кызганыч. Мин Артем Сильченкога судья булырга чираттагы турнирга китәм. Әмма безнең команда бик көчле, дусларым “Мастерс”та катнашалар.

- Сезнең тормышта спорт нинди роль уйнады?

- Спорт – ул шундый тәрбия чарасы ки, аны хәтта армия белән дә чагыштырып булмый. Мин спортка 30 ел гомеремне багышладым, зур рольне, әлбәттә, тренер уйный. Татьяна Стародубцева – минем икенче әнием булды, аның хәзер безнең арада булмавы бик кызганыч, әмма бу – тормыш.

- Сез тарихта 8 тапкыр Олимпия медальләре алган бердәнбер кеше, үзеңне дөньяда иң яхшысы итеп тою ничек ул?

- Спортчылар – гадәти кешеләр, уңышлар һәм җиңүләр турында сөйли башласалар, бик күңелле була. Нишләмәк кирәк, мин спортка тулысынча кереп киттем һәм гомерем буе шуның белән “авырдым”. Бүгенге көнгә кадәр шөгыльләнәм, инде балаларым шөгыльләнә башлады.

- Балаларыгызның да үз язмышыгызны кабатлауларын теләр иедегезме?

- Әлбәттә! Әмма нәкъ менә минем юнәлеш тә булмаска мөмкин, суга сикерүләрдән кала башка юнәлешләр дә булырга мөмкин ул.

- Сез ике атна ярым Казанда булдыгыз, шәһәрдә йөргәндә алган хис-кичерешләрегез нинди?

- Һәр көн якты хатирәләр булып калды. Казаннын тыш, дусларым белән Мари Эл Республикасындагы күлгә дә барлык, бик матур урын, хәтта ул миңа Мексика табигатен хәтерләтте.

- Казандагы Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионатын ничек бәялисез?

- Бу бик хәтердә кала торган Дөнья чемпионаты булды. Аны Казандагы һәр кеше дә хәтерләп калыр дип ышанам. Чемпионатларны күп күргән кеше буларак әйтәм, бусы – минем тормышымдагы иң яхшы Чемпионатларның берсе. Үз егетләрем – суга сикерүчеләр өчен шатландым, әле аларны алда бик күп Чемпионатлар һәм Олимпиадалар көтә!

Су спорт төрләре буенча 16 нчы дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев