Ялкын
"ДИЛӘРӘ ВАҺАПОВА ТӘКЪДИМ ИТӘ"
УКЫ!
Антуан де Сент-Экзюпери. «Кечкенә Принц».
Кешеләр ике төргә бүленә: китапны укучылар һәм аны тыңлаучылар. Мин соңгылары рәтенә керәм. Тыңлап йөрим китапларны. Сезгә киңәш иткән китабым — «Кечкенә Принц». Минемчә, бу китапны иң сабыйлардан алып, сиксән-туксаннарны тутырып килүче әби-бабайларга да укырга була. Сихерле китап!
ТЫҢЛА!
П.И.Чайковский. «Щелкунчик» балеты.
Үзем өчен шундый формула чыгардым һәм аны кызымда тикшереп тә өлгердем: әгәр балагыз «Щелкунчик»ны кабул итә ала икән, бүтән опера-балетларны да яхшы гына «йотачак». Хәтта «Шүрәле»не дә. Ә классик сәнгатьне кечкенәдән яратырга өйрәтергә кирәк, зыянга булмас.
КАРА!
«Иисус Христос — Суперзвезда», 1973
режиссер: Норман Джуисон
Фильмнарга килгәндә, мин компьютер программасы кебек. Әйтик, графага язасың: анда шундый-шундый актер уйнарга тиеш, сюжеты шундыйрак булсын, ул теге яки бу фильмга охшасын, кәефемә туры килсен һәм вуаля ‒ мин сезгә теләгән фильмнар исемлеген чыгарып бирәм. Ә беренче тәкъдимем ‒ «Иисус Христос ‒ Суперзвезда».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 июля 2026 - 08:43
КАЗАН РОССИЯНЕҢ ТӨП ГАСТРОНОМИЯ ШӘҺӘРЕ ДИП ТАНЫЛДЫ
-
13 июля 2026 - 14:28
КАЗАНДА «БЕЗНЕҢ УРАМ МУЗЫКАСЫ» ҖӘЙГЕ КОНЦЕРТЫ УЗАЧАК
-
13 июля 2026 - 13:03
ТАТАРСТАН ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ БДИДА 460 ЙӨЗ БАЛЛЫ НӘТИҖӘ КҮРСӘТКӘН
-
13 июля 2026 - 11:31
ТАТАРСТАНДА БДИНЫҢ БАРЛЫК ФӘННӘР БУЕНЧА УРТАЧА БАЛЛЫ РОССИЯ КҮРСӘТКЕЧЛӘРЕННӘН ЮГАРЫРАК
Нет комментариев