Логотип Идель
Ялкын

ДЕПУТАТ БУЛУ ҖИҢЕЛМЕ?

Кем соң ул - депутат? Һәм ни өчен без аларны бөтен авыл, бөтен шәһәр, бөтен илебез белән сайлыйбыз? Ә алар ник шулай ашкынып сайлана? Шундый рәхәт эш мени соң ул - депутат эше?

Депутат - халык белән хакимият арасында арадашчы ролен үти торган кеше, халык сүзен җитәкчелеккә җиткерүче дияргә була. Әйтик, мәктәпләрдә шундый тәртип бар - һәр класс үз старостасын сайлый. Һәм класста ниндидер сораулар туса, яисә нидер кирәк булса, классны нидер борчыса, сез старостаны арадашчы итеп директорга җибәрәсез. Әгәр староста булмаса, мәсьәләне хәл итү "син бар да син бар"га әйләнергә мөмкин бит. Яисә директорга класс белән йөрергә туры киләчәк. Мәктәпләрдә директор бүлмәләре бик киң түгел, үзегез беләсез, шуңа өстәп, әле бер-берегезне бүлә-бүлә, хәлне аңлата башласагыз, мәсьәлә хәл дә ителми калырга мөмкин...

Депутат - әнә шундый класс старостасы ул, ул үзенең классы - төбәгендә яшәүчеләр өчен җавап бирә, аларның яшәү шартларын, көнкүреш мәсьәләләрен кайгырта. Ә нинди булырга тиеш соң - синең мәнфәгатеңне кайгыртучы кеше?

Депутат дебатларда күренә


депутат 1Сайлау алдыннан булачак депутатлар дебатларда - фикер көрәшендә катнашалар. Быелгы дебатларны алып барган Леонид абый Толчинский (кемнәр журналист булырга җыена? - Леонид абый КФУның Журналистика югары мәктәбе җитәкчесе дә әле ул) әйтүенчә, партияләр күп булса да, барысының да фикерен ишетү насыйп булмаган икән. Партияләрнең берничәсе генә зәңгәр экраннарда күренеп, халыкка үз карашларын җиткергән. Калганнар видеороликлар төшерү белән генә чикләнгәннәр.

Белмәгән кешене "халык авазы" итеп сайлап булмый бит инде! Шуңа депутат булырга теләсәң, үз фикереңне җиткерә белергә, кешеләрне үзең белән таныштыра белергә кирәк. Бу тәҗрибәдән чыгып, шундый нәтиҗә дә ясаганнар: телевидениедә дебатлар ешрак булсын иде, лидерлар, ораторлык сәләтләрен чарлый алсыннар иде. Ә депутат булып, дебатларда катнашучы мондый сыйфатларга ия булырга тиеш икән:


  1. Халык таный торган кеше булырга



  2. Фикерләрен төгәл җиткерә белергә



  3. Фикерләре тупланган ныклы программасы булырга, киләчәкне күрә белергә тиеш.



Менә шулай - әзерләнә торыгыз, бүгенге старосталар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев