ДҮРТ СӘГАТЬКӘ ПУШКИН ЧОРЫНА
Казанда кабат бал узачак. Пушкин чоры биюләрен биеп, декабристлар тормышын үз күзләрең белән күреп, "Бал королевасы" өчен җан атып кайтырга сине дә чакырабыз. Быелгы бал декабристлар баш күтәрүенә 190 ел тулуга багышлана.
Монда шигъри салонга кереп чыгарга да була. Кергән уңайдан инде "Буриме" бәйгесендә катнаша аласың, ул Пушкин шигырьләре рифмаларын табуга корылган. Махсус мәйданчыкларда балавыз ярдәмендә киләчәкне юрата, җилпәзә һәм чәчәкләр телен өйрәнә, фотога да төшә аласың.
"Бал королевасы"н сайлау тәнәфестән соң башланачак.
P.S. БАЛДА ОЯТКА КАЛМА!

Балда уңайсыз хәлдә калмас өчен, этикет кагыйдәләрен искә төшереп алсаң яхшы инде.
Мәсәлән, рус дворяннарында ир егет кунак бүлмәсендә туташ яки ханым белән очрашса, аның кулын үпкән. Хатын-кыз заты, сәламне кабул итүен белдереп, аны үбәргә тиеш булган.
Шулай итеп, кунак һәркем белән исәнләшеп чыкты, ди. Аралашу башлана. Аның да үз кагыйдәләре бар. XVIII ахыры — XIX гасыр башында аралашу барышында җитди темаларга сөйләшү, ораторлык сәләтен куллану затсызлык булып саналган.
XIX гасырда үзара француз телендә аралашу гадәткә кергән була. Ләкин император белән сөйләшкәндә бу кагыйдә "эшләми". Император белән, ул нинди телдә дәшсә, шул телдә генә сөйләшергә ярый.
Кайчан: 27 октябрь, 13.00-17.00 сәгатьтә
Кайда: Казан Ратушасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
2 октября 2026 - 07:42
«ПУШКИН КАРТАСЫ» ӨЧ РЕСПУБЛИКАНЫ БЕРЛӘШТЕРӘЧӘК
-
1 октября 2026 - 10:00
2027 ЕЛДАН РОССИЯ МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ БЕРДӘМ МӘКТӘП ТЕЛЕВИДЕНИЕСЕ ЭШЛИ БАШЛАЯЧАК
-
30 сентября 2026 - 09:49
КАЗАНДА ҖЫЛЫТУ СЕЗОНЫ 1 ОКТЯБРЬДӘ БАШЛАНА
-
29 сентября 2026 - 15:08
КАЗАНДА ДӨНЬЯНЫҢ ТӨРЛЕ ИЛЛӘРЕННӘН 110 ЯШЬ АВТОР ҖЫЕЛАЧАК
Нет комментариев