Логотип Идель
Ялкын

Дөнья җылына – нишләргә?

Дөнья җылына бара, ә кар яратучыларга нишләргә соң??? Глобаль җылыну турында сиңа мәктәп дәреслекләре дә (инглиз телендәге топикларны искә төшер әле), телевизордагы яңалыклар да, салкын җәй һәм гаҗәеп җылы көз дә, һава торышы белән бәйле башка күптөрле «сәерлекләр» дә сөйли. Шул ук вакытта кайберәүләр безне климат белән бар да тәртиптә дип ышандырырга тырыша. Аларның да дәлилләре бар, ул дәлилләр хәтта ышандыра да кебек. Әмма сорау ачык кала: климат үзгәрәме, әллә юкмы?

 

Ун мең елдан соң...greenhouse_effect


Глобаль җылынуның чын булуын күрсәтә торган дәлилләр бар. Әйдәгез, аларның кайберләрен карап чыгыйк.

2015 ел һава торышын күзәтүләр тарихында иң җылы ел булып чыкты. Ә аңа кадәр 2014 ел рекорд куйган иде. Мөгаен, 2016 ел да иң эсселәр исәбенә керер. Дөрес, кайберәүләр өчен соңгы җәйләр салкынчарак булып истә калгандыр, ләкин сүз бөтен дөнья күләмендәге температура турында бара, монда яз да, җәй дә, көз белән кыш та керә. Узган кышны бик салкын булды дип әйтеп булмый, мәсәлән. Ә соңгы сентябрьне әйткән дә юк – җәйгә караганда да җылырак иде. Кар исә Казанда, әгәр хәтерләсәгез, декабрь урталарында гына урамнарга ятты.

Соңгы 50 ел эчендә Антарктиканың көньяк-көнбатышындагы температура 2,5 градуска күтәрелде. Әйе, бер караганда бик аз кебек, ләкин чынлыкта бөтен табигать системасындагы тәртипкә зыян китерер өчен шулкадәр генә үзгәрешләр дә җитә. 2002 елда Антартиканың бу өлешендә урнашкан Ларсен бозлыгыннан 35 көн эчендә галәмәт зур айсберг аерылып чыкты. 10 мең ел үзгәрешсез торган бозлык 35 көн эчендә җимерелде.

Антарктикадагы бозларның авырлыгы елдан-ел кими бара. Дөрес, шул ук вакытта бозларның мәйданы арта, ләкин бу инде юка катламлы бозлар булса кирәк.

Күрүебезчә, үзгәрешләр бара. Иртәме-соңмы, алар безнең ишек төбенә дә килеп басачаклар. Ул чагында инде «мин белмәдем, күрмәдем, ишетмәдем» дия алмабыз.

 

Парник күренеше


Күпчелек галимнәрнең уртак фикере буенча, хәзерге глобаль җылынуның сәбәбе – кешеләрнең эшчәнлеге аркасында арткан углекислый газ күләме, ягъни парник күренеше.

Кояштан даими рәвештә яктылык килә. Җир бу яктылыкның энергиясен инфракызыл нурланышка әйләндерә һәм аны кире космоска җибәрә. Парник газлары исә бу эшне авырайта, алар инфракызыл нурланышның бер өлешен җирдә тотып тора. Парник газлары арткан саен, космоска чыгып китә алмаган нурланыш күләме дә арта, бу исә җирдәге температураны күтәрә.

Парник газларының төп чыганаклары – су, углекислый газ, метан һәм озон. Һавага чыгарыла торган углекислый газны меңләгән завод-фабрикалар, транспорт чаралары, урманнарны кисүләр һәм кешелекнең гадәти эшчәнлегенә әйләнеп барган башка күптөрле гамәлләр барлыкка китерә.

Моннан тыш, вулканнар атканда очып чыккан һәм завод-фабрика төтеннәреннән калган корым да, Кояш активлыгының үзгәреп торуы да глобаль үзгәрешләргә үз өлешен кертә.

 

Бездә нәрсә булачак?aysberg_led_more_voda_lednik_1920x1200


Глобаль җылынуны булдырмас өчен төрледән-төрле алымнар кулланырга тырышалар. Беренче чиратта, аңлашыла инде, хөкүмәттә утыручылар уртак фикергә килергә тиеш. Дөньяның барлык илләрендәге хакимият турында бар сүз! Узган елның декабрендә Парижда узган зур фикер алышудан соң, ил башлыклары төрле карарлар кабул иткән иде. Төп максат – углекислый газның күләмен киметү.

Ләкин, нәрсә генә эшләсәләр дә, бер башланган процессны туктатып булмаячак, чөнки үзгәрешләр инде бара. Ә туган илебез ничек үзгәрәчәк соң?

  1. Биологик төрләр. Без күреп ияләшкән биологик төрләр арасында тәртип бетәргә мөмкин. Кайсы хайваннарга яки үсемлекләргә җылы һава шартларында яшәү уңайлырак, нәкъ менә шулары өстенлектә булачак. Димәк, салкын кышларны яратучыларга кыенга килергә мөмкин.

  2. Янгыннар. Урманнарда янгыннар артачак. Безнең илдә болай да урманнарның табигый янгыннары еш була, ә уртача һава температурасы күтәрелгәч, янгын чыгу куркынычы тагын да җитдирәк булачак.

  3. Электр энергиясе. Эссе көннәрне вентилятор, кондиционер кулланасызмы? Менә глобаль җылыну аркасында җәй көннәрендә аларны кушучылар саны күп тапкырга артачак, нәтиҗәдә, электр энергиясен күбрәк тота башлаячаклар.

  4. Корылык һәм дым. Кайбер урыннарда корылык еш булачак, ә кайберләрендә, киресенчә, су басулар, күп итеп яңгыр явулар күзәтеләчәк.

  5. Шәһәрләр. Дөнья океанында су күләме артканга күрә, диңгез буенда урнашкан шәһәрләрнең күбесе, әйтик, Санкт-Петербург, су астында калачак. Европада исә Венеция һәм Амстердамны шундый язмыш көтә, дип фаразлана. Әмма бу әле – беренче фаразлар гына.


Шул ук вакытта чагыштырмача уңай үзгәрешләр дә көтелә. Мәсәлән, Татарстанда карбыз-кавын үстерү белән баштанаяк шөгыльләнә башларга бик мөмкиннәр. Кышлар җылырак булганга, өйләрне җылыту өчен дә чыгымнар күп тапкыр азрак китәчәк.

 

Мин нәрсә эшли алам?


Балтачта яшәп, бик тә, бик тә өй каршында әфлисун һәм мандарин үстерәсең килсә дә, глобаль җылынуның башка нәтиҗәләрен татып карау теләгең әллә ни юктыр, дип уйлыйм. Җир – уртак өебез, планетаның бер почмагында барган хәлләр, һичшиксез, аның икенче почмагына да зыян сала. Син дә, мин дә, без барыбыз бергә, җиребезне саклауга үз өлешебезне кертә алабыз.

 

Кечкенә генә гамәлләр дә кайчак бик зур әһәмияткә ия, менә алар:


- җәяү яки велосипедта барып булган очракта, машинадан баш тарту;

- утны сүндерү, кулланылмый торган электр җиһазларын уттан аерырга онытмау;

- чүп-чарны теләсә кайда ыргытмау, аны эшкәртергә булышу (пыяланы, пластикны аеру);

- кулланылган, инде эштән чыккан батарейкаларны теләсә кайда ыргытмыйча, махсус урынга тапшыру;

- «тып-тып» су тамып торган кранны ныгытып ябу, суны кирәксезгә әрәм итмәү.

Шушы адымнарның кайберләрен генә башкарсагыз да, планетабызның иминлегенә бер зур файда булачак. Бу форсатны кулдан ычкындырмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев