Логотип Идель
Ялкын

«ДӨНЬЯ ЧЕМПИОНАТЫНЫҢ СОҢГЫ МАТБУГАТ КОНФЕРЕНЦИЯСЕ»

“Казан Арена” стадионында матбугат конференциясе үтте, анда 2015 елда Казандагы Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының нәтиҗәләре яңгыратылды.

Матбугат конференциясендә йөзү буенча Халыкара федерация Президенты Хулио Маглионе, Россия спорт министры Виталий Мутко, йөзү буенча Халыкара федерация вице-президенты Тамаш Дярфаш, ФИНА башкарма директоры Корнель Маркулеску һәм Будапешт 2017 оештыру комитеты рәисе Лайош Коша катнашты.

“6 спорт төренең барысында да без искиткеч чыгышларны күзәтә алдык. Спортчылар бик әйбәт әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр. Хәзерге вакытка, финал йөзешләре алдыннан 12 дөнья рекорды һәм 7 Чемпионат рекорды куелган”, - дип хәбәр итте Хулио Маглионе.

Матбугат конференциясендә катнашучыларның барысы да Казандагы су мундиаленең югары спорт һәм оештыру дәрәҗәсен билгеләп үттеләр. Виталий Мутко җыелган барлык катнашучыларга да шундый югары бәя бирүләре өчен рәхмәт әйтте һәм оештыру комитеты ФИНА гаиләсен дә, җанатарларны да, Чемпионатта катнашучыларны да уңайсыз хәлгә калдырмагандыр дип ышанып калуын ассызыклады. Шулай ук Казанга килгән барлык кунакларда да иң уңай хисләр калачагына ышануын белдерде.

“Барысы да иң югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Соңгы көн дә, ябылу тантанасы да спортчыларның һәм катнашучыларның исләрендә озакка калыр дип ышанам”, - дип сөйләде Виталий Мутко.

Матбугат конференцясенең бер өлеше 2017 елда Будапештта үтәчәк Су спорт төрләре буенча 17 нче ФИНА чемпионатына багышланган иде. Будапешт 2017не оештыру комитеты рәисе Лайош Коша билгеләп үтүенчә, ДЧ-2017 башта ук Мексикада үткәрелергә тиеш булуга карамастан, Венгрия Чемпионатны югары дәрәҗәдә үткәрә алачак, әмма Россиянеке кебек булган оештыру дәрәҗәсенә якын килү өчен күп көч түгәсе булачак. Матбугат конференциясе кысаларында булачак Чемпионатның презентация тасмасы да күрсәтелгән, ә йөзү буенча Халыкара федерация президенты Хулио Маглионе кул чабуыннан соң Будапештта үтәчәк Чемпионатка багышланган рәсми сайт үз эшчәнлеген башлады.

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев