«ЧЫРШЫ, ЧЫРШЫ БЕЗ СИНЕ...»
Гаджетлар турында сөйләшүне дәвам итәбез
Декабрьдә син дә «сәер» кешегә әйләнәсеңме? Йөрәк дөп-дөп тибә, күңел нидер көтә, канатлар үсә башлый. Могҗизалы яңа ел төне якынлашкан саен «очып» йөрүчеләр күбәя. Рәхәт халәт! Әйләнә-тирәне тылсымга, яңа ел кәефенә төрәсе килә башлый. Яңа ел чыршыдан башлана дигән гыйбарәне истә тотып, аның җырлый торганын сайлыйбыз. Беренче карашка гап-гади чыршыны хәтерләтә. Ләкин янына якынрак килсәң, ике күзе яна, авызын ачып җырлый башлый. Мультиктагы кебек. Чыршы яңа ел җырларын, аудиосистемага кушсаң, син теләгәннәрен дә җырлый. Аның махсус микрофоны да бар. Берәр дустың кунакка килгәч, качып кына микрофонга «Сәлам!» диеп сөйләшүне башлап җибәр, чыршы син әйткәннәрне кабатлаячак. Дустыңның күзләре гаҗәпләнүдән дүрт кенә түгел сигез булачак!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев