Логотип Идель
Ялкын

"ЧЫН ТАТАР РӘССАМЫ"

Еш кына "Татар рәссамнарыннан кемнәрне беләсең?" дигән сорауга тынлык ишетергә туры килә. Сәнгатьтә әз булса да аңлаган кешеләр Бакый Урманче белән Харис Якуповны искә алалар. Дуслар, без сезгә татар рәссамнары белән таныша башларга тәкъдим итәбез. Бүгенге рәссамыбыз - Шамил Шәйдуллин.

 Шамил Мортаза улы Шәйдуллин – рәссам, Тукай бүләге иясе. 1947 нче елның 1 нче августында Татарстан АССРның Тәтеш районы Берлек авылында туган. 1968нче елда Казан сәнгать училищесын, 1974нче елда И.Е.Репин исемендәге Ленинград сәнгать институтын, 1980нче елда Казанда Русия сәнгать академиясенең иҗат остаханәсен тәмамлый. 

Татарстанның сынлы сәнгате тарихына портрет, натюрморт, пейзаж һәм темалы картиналар ясау остасы булып керде. Милли бәйрәмгә багышланган “Сабантуй, нефть чыккан якларга багышланган “Нефть ягы. Лениногорск промыслы” шәлкемнәрен иҗат итә.

Карт алмагач төбендә”, “Күкидә көз”, “Авылымда бәйрәм” әсәрләре яңалык булып кабул ителә. Габдулла Тукайга багышланган “Халык шагыйре” триптихыРусиянең бөек шагыйрьләренә багышланган “Чаптар атлар”, Казан ханлыгы җимерелүне сурәтләгән “Сөембикә патшабикә” әсәрләре игътибар үзәгендә булды. Шамил Шәйдуллин турында "Кисть художника (Вернуться к самому себе)" кинофильмы төшерелгән. Шамил Шәйдуллинга ССПБ Рәссамнары берлеге әгъзасы (1980), Татарстанның халык рәссамы (1997), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1991) мактаулы исемнәре бар. Рәссам - Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе (2000) иясе.

Әсәрләре Татарстанның сынлы сәнгать музеенда, Татарстан президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фондында, Татарстанның милли китапханәсендә, Милли мәдәният үзәгендә, “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә саклана. 

[gallery columns="1" size="medium" ids="3834,3828"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев