Ялкын
«ЧИЯЛЕ КЕКС БАРЫСЫН ДА ХӘЛ ИТӘ!»
Кызлар, иртәгә - җомга, берсекөнгә - шимбә, димәк, тиздән яллар. Әти-әниләрегезне, якыннарыгызны нинди тәм-томнар белән куандырачаксыз? Уйлый башларга кирәк.
Без мәсәлән, сезгә чияле кекс рецептын тәкъдим итәбез.
Безгә кирәк булачак:
200 әр г атланмай (маргарин да ярый)
шикәр комы
2 йомырка
аз гына ванилин
аш серкәсе белән сүндерелгән 0,5 чәй кашыгы чәй содасы
200 г он
150 мл сөт
10 г какао
Атланмай белән шикәр комын бергә тугларга, аннан башка ингридиентларны чиратлап кушып болгатырга. Әзер камырны формаларга салып, өстенә чия (катырылган төшсез чия дә ярый) куярга. Чияне, кексның астына төшеп китмәсен өчен, онда әвәләргә кирәк. Кексларны 30-40 минут духовкада пешерергә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 сентября 2026 - 11:24
10-11 СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫ ӨЧЕН МӘҖБҮРИ ФӘННӘР ИСЕМЛЕГЕ РАСЛАНДЫ
-
18 сентября 2026 - 11:53
КАЗАНДА САЙЛАУДА ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘРГӘ МАХСУС «БЕЛӘЗЕК» БИРӘЛӘР: УЛ НӘРСӘ ӨЧЕН КИРӘК?
-
18 сентября 2026 - 11:36
САЙЛАУЛАР БАШЛАНДЫ: МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР НИЧЕК УЗАЧАК ҺӘМ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ТАВЫШ БИРҮЧЕЛӘР КҮПМЕ?
-
18 сентября 2026 - 11:26
РОССИЯДӘ ДӘҮЛӘТ ДУМАСЫНА ДЕПУТАТЛАР САЙЛАУ БАШЛАНДЫ
Нет комментариев