Ялкын
"ӨЧЕНЧЕ БҮЛМӘДӘ ЭТ ЯШИ"
10 декабрь көнне 18.30 сәгатьтә Рөстәм Мингалим әсәре буенча куелган "Өченче бүлмәдә эт яши" спектакленең премьерасы булачак!
Рөстәм Мингалим- күренекле шагыйрь, драматург, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты.
Аның "Өченче бүлмәдә эт яши" пьесасы заман проблемаларын яктырткан, идеянең сәнгатьчә бирелеше, психологизмы, кызыклы образлар системасы һәм тел байлыгы белән аерылып торган әсәр. Театрыбызның режиссеры Резедә Гарипова типик гаилә драмасын ялгыз мәхәббәт тарихына әверелдерә.
Пьеса геройлары бер-берсе белән шул кадәр кырыс итеп уйныйлар, алар арасындагы һәр диалог сүз көрәштерүгә әйләнә. Шулай итеп, әлеге гаиләнең шәхси мөнәсәбәтләре көтмәгәндә үзләре өчен үк гаепләү һәм бер-берсен яңадан ачу кебек киеренке психологик халәткә әверелә.
Спектакльнең рәссамы Альбина Хөсәенова Италиянең Флоренция шәһәрендә урнашкан Европаның иң беренче Нәфис сәнгать академиясе укучысы.
Спектакльнең хореографы- Никита Жестков.
Спектакльдә катнашалар: Татарстанның халык артистлары: Зөләйха Хәкимҗанова, Нуретдин Нәҗмиев, Татарстанның атказанган артисткасы Зөлфия Вәлиева, артистлар Ирек Хафизов, Булат Зиннәтуллин, Гүзәл Галиуллина.
Спектакль 2 сәгать 10 минут бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
11 сентября 2026 - 13:09
ТУГЫЗЫНЧЫ СЫЙНЫФЛАРДА ТАРИХТАН ТЕЛДӘН ИМТИХАННЫ СЫНАП КАРАУ КӨЗЕН БАШЛАНАЧАК
-
10 сентября 2026 - 12:44
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ 5-9 СЫЙНЫФЛАР ӨЧЕН ФГОС ҺӘМ БЕЛЕМ БИРҮ ПРОГРАММАЛАРЫН ЯҢАРТАЧАК
-
9 сентября 2026 - 12:47
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ МӘКТӘП ЭШЛӘРЕН БӘЯЛӘҮ ӨЧЕН БЕРДӘМ КРИТЕРИЙЛАР ӘЗЕРЛӘДЕ
-
8 сентября 2026 - 12:09
ТАТАРСТАН МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ КӨЗГЕ КАНИКУЛЛАРДА 13 КӨН ЯЛ ИТӘЧӘК
Нет комментариев