Ялкын
ЧӘЧНЕ НИЧЕК АНСАТ БУЯРГА?
Юук, мин сезгә чәч буяулары сайлау серләрен һәм трендта булган салоннар адресын ачарга җыенмыйм. Сүзем – Teleport мобиль кушымтасы турында.
“Ә чәч төсе монда причем?” – дип сораучыларга җавабым: әлеге кушымтаның функционалы бик кызык – ул фотодагы кешенең чәч төсен һәм фонны үзгәртә. Магия? Юк, фән. Teleportны мондый мөмкинлекләргә өйрәтү өчен аны уйлап табучылар үзләре 7 ай буе 30 000 фотода фонны кешедән аерып утырганнар. “Укучы”лары сәләтле булып чыга. Кулланучыга иң килешкән дип тәкъдим ителгән төсләрне кушымта үзе сайлый.
Саннар Әле 24 июль көнне генә AppStore һәм GooglePlay да пәйда булган кушымта “алма кибетендә” 2нче, аның төп көндәшенекендә 18нче урынга менеп кунаклаган. Барысы Teleport ны 2 млн.га якын кеше үз мобиль җайланмаларына куйган, дип саный уйлап табучылар командасы.
Сыйфаты бик яхшы булуга карамастан, кушымтаның мондый уңышы рекламасыз мөмкин булмас иде. Teleport популярлыгының аналары – Ксения Бородина һәм Ольга Бузова. Instаgram да 10 млн.нан артык фолловеры булган Бузова, мәсәлән, кушымтаның рекламасын 100 мең сумга үз аккаунтына куярга ризалашкан.
Уйлап табучыларның беренчел максаты – видеошалтырату буенча сөйләшкәндә сөйләүченең арткы фонны алыштыру. Бик уңайлы бит – авылда булганда да дусларыңа мин диңгездә дип мактанырга мөмкинсең. Кушымта популярлыгыннан файдаланып, нәкъ менә шушы оригиналь функцияне яхшыртмакчы Teleport командасы.
Моннан тыш команда алдынгы косметик брендлар белән сөйләшүләр алып бара: егетләр чәч буявы төсләрен кушымтада “буяп” карау мөмкинлеген булдыртырга телиләр.
Иң сөендергәне – Teleportның ватаны – Россия. Булдыра икән үзебезнекеләр дә!

Уңыш серләре

Киләчәк?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
9 октября 2026 - 14:21
ТАТАРСТАН МӘКТӘПЛӘРЕНДӘ ЯСАЛМА ФӘҺЕМ ДӘРЕСЛӘРЕ БАШЛАНА
-
9 октября 2026 - 11:58
ЮГАРЫ БДИ НӘТИҖӘЛӘРЕ ӨЧЕН ӨСТӘМӘ БАЛЛ БИРЕРГӘ МӨМКИННӘР
-
8 октября 2026 - 11:47
2027 ЕЛДА ВПР 19 АПРЕЛЬДӘН 21 МАЙГА КАДӘР УЗАЧАК
-
8 октября 2026 - 11:26
КАЗАНДА ТӨШЕРЕЛГӘН «АЙДА» СЕРИАЛЫ НОЯБРЬДӘ ЧЫГАЧАК
Нет комментариев