Логотип Идель
Ялкын

БЫЕЛ "БЕРДӘМ ДИКТАНТ" БУЛМАЯЧАК

Иртәгә, 8 апрельдә, бөтен дөнья буйлап «Тоталь диктант» акциясе үтәчәк. Грамоталылыкны тикшерә торган бу чараның былтыр татарча альтернативасы да барлыкка килгән иде. «Бердәм диктант» дигән акция татар телендә диктант язуга багышланды. Тик быел бу акция булмаячак икән. Моның турында безгә оештыручылар сөйләде.

2016 елда «Бердәм диктант» акциясе Татарстанның күп кенә районнарында узды. Республика башкаласыннан кала, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Алабуга, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Чистай шәһәрләрендә дә оештырылды. Казан медицина университеты тарафыннан уздырылган бу чара катнашучыларның татар теле буенча белемнәрне тикшерүгә багышланган иде. «Укучылар» диктантны Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романыннан өзек язды.

– Быел «Бердәм диктант» акциясе уздырылмаячак. Аны киләсе елларда уздырырга ниятлибез, Алла боерса. Чараныңүткәрелмәвенең төп сәбәбе дә шунда. Мондый чараларның файдасын һәр кеше үзе билгели инде. Алар күбрәк булган саен телнең абруе арта, – дип сөйләде безгә «Бердәм диктант» чарасын уздыручыларның берсе, Казан дәүләт медицина университеты рус һәм татар теллләре кафедрасы өлкән укытучысы  Ләйсән Йосыпова.

2016 елдагы «Тоталь диктант» акциясендә 2484 кеше катнашкан. Ә «Бердәм диктант»та исә – 900дән артык кеше. 2016 елда 900 кешенең 95е диктантны “5”ле билгесенә язган иде. Быел бу сан, мөгаен, тагын да артыр иде, чөнки былтыр бу акция турында ишетми калучылар да үзләрен сынап карарга килер иде. Житмәсә, былтыр оештыручылар үзләре дә күрсәткечләренең артуын бик теләде. Тик, ни кызганыч, быел әлеге чара уздырылмый.

Мондый чаралар дәвам итсә, шәһәр яшьләренең дә телгә булган мөнәсәбәте, бәлки, үзгәрер иде. «Бердәм диктант» акциясе татар теле буенча белемнәрне тикшерүгә корылган бердәнбер чара гына түгел. Чөнки 2016 елда Казанда гына түгел, Россиянең башка шәһәрләрендә дә «Яз» дип аталган татарча диктант язу акциясе узды.

Чагыштырып карасак, әгәр «Бердәм диктант» акциясе «5»ле билгесенә язучылар һәрберсенә чара вакытында ук катнашу турында сертификат бирелде. Ә «5»легә язучылар исә истәлекле бүләк һәм махсус диплом белән бүләкләнде. Ә «Яз» дип аталган акциядә катнашканнарга катнашу турындагы интернет аша йөкләп алды. «5»легә язучылар исә җиңүче сертификатын шулай ук интернет челтәре аша гына йөкләде.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев